Четверг, 02.05.2024, 06:50

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 28 » Президент Хакимиятендә – безнең якташыбыз
07:34
Президент Хакимиятендә – безнең якташыбыз
Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитовның агымдагы елның 29 гыйнварындагы РП-21 санлы боерыгы белән якташыбыз, Иске Калмаш авылы егете НӘҮФӘЛ РАБИС УЛЫ ЯНБУХТИН Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятенең Территорияләр белән эшләү буенча идарәлек начальнигы вазифасына тәгаенләнде. Моңа кадәр ул БР Президенты Хакимиятенең Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәлеге начальнигы урынбасары – бүлек начальнигы булып эшләде.
Н.Р.Янбухтин 1965 елның 1 июнендә туган, югары белемле агроном-галим, юрист, юридик фәннәр кандидаты, Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен 1991 елда һәм Башкорт дәүләт университетын 1998 елда тәмамлаган. 2004 елдан алып Чакмагыш районыннан чыккан якташ-
ларның республика берләшмәсе идарәсе рәисе дә. Актив тормыш позицияле, милли көрәш буенча берничә тапкыр район сабантуе батыры, республика чемпионы исемен йөртә. Гаиләле, ул һәм кыз үстерә. Алты гыйльми монография, 150дән артык фәнни мәкаләләр авторы.
Республика җитәкчелегендә озак еллар намуслы хезмәте Башкортстан Республикасы, БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай, БР Үзәк сайлау комиссиясе, Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе Мактау грамоталары, күкрәккә тагыла торган "Уфа шәһәре алдындагы казанышлар өчен” билгесе, күп санда Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр белән билгеләнгән хөрмәтле якташыбызга яңа вазифада да зур уңышлар телибез.
Просмотров: 500 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск