Воскресенье, 05.05.2024, 12:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 19 » Почта хезмәткәрләре сынатмады
07:10
Почта хезмәткәрләре сынатмады
Яңа ел бәйрәме көннәрендә Русия почтасы, эш күләмнәре кискен артуга карамастан, халыкара һәм ил эче корреспонденциясен эшкәртеп, адресатларга вакытында илтеп җиткерү өчен бар тырышлыгын эшкә кушты.
Таможня органнары белән берлектә алар эшчәнлекнең төп биш юнәлешенә өстенлек бирде: почта алмашу урыннарын арттыра төшү, җитештерү мәйданнарын күбәйтү, халыкара почта алмашу урыннарын заманча җиһаз-корылмалар белән тулыландыру, төп персоналны арттыру, логистика эшчәнлеген җайга салу.
Башкортстан бүлекчәсендә дә почта алмашуда һәм кулланучыларга тиешле корреспонденцияне вакытында илтеп җиткерүгә зур игътибар бүленде. Бәйрәм көннәрендә элемтә бүлекчәләре өчен махсус эш графигы төзелде, вакытлы матбугат басмаларын тарату картотекалары төзелде, сортларга аеру таблицалары ачыкланылды. Директор боерыгы белән билгеләнгән җаваплы дежур торучылар почтаның үз вакытында адресатларга җиткерелүенә даими күзәтчелек итте. Махсус күрсәтмә нигезендә почта кыйммәтләре сакланышы  һәм янгын хәвефсезлеге тәэмин ителде.
Ел саен декабрь аенда почта хезмәткәрләре эшчәнлегендә киеренкелек арта төшә. Бу чорда бер-берсен котлаучылар, бүләкләр җибәрүчеләр күбәя. Әйтик, 2010 елның декабрендә Башкортстандагы филиалда 10,5 миллион данә почта корреспонденциясе эшкәртелсә, 2011 елда бу сан 11,5 миллион данәгә якын тәшкил итте. Арада күпчелекне даими арта баручы халыкара хатлар һәм посылкалар били. 2010 елның декабрендә чит илләрдән килгән 120 мең хат һәм 2 меңнән артык посылка эшкәртелде, ә 2011 елда 200 мең тирәсе хат һәм 3 меңнән артык посылка кабул ителде.
Бәйрәм көннәрендә почта хезмәт-кәрләренә киеренкелек берничә тапкырга артса да, барлык структуралы подразделениеләрнең көйле эшчәнлеге аркасында республикада бөтен хатлар, посылкалар һәм башка корреспонденция сыйфатлы эшкәртелеп, үзвакытында адресатларга илтеп җиткерелде.
Русия почтасының Башкортстан
филиалы матбугат хезмәте.

Просмотров: 546 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск