Район мәгариф бүлеге тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балалар туклануын оештыруны яхшырту максатында Бөре кооператив техникумының филиалы нигезендә 26 марттан 6 апрельгәчә бу учреждениеләр пешекчеләренең квалификациясен күтәрү курсларын үткәрү оештырылды. Ике атна дәвамында район биләмәсендә урнашкан балалар бакчаларыннан барлыгы 34 хезмәткәр осталыгын камилләштерде.
|