Четверг, 02.05.2024, 10:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 14 » Осталыклары арткан, яңалыклар да күренде
08:28
Осталыклары арткан, яңалыклар да күренде
Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсендәге мәдәни учакларда эшләүче хезмәткәрләр халык талантларын эзләп табуга, туплап тотуга игътибарны арттыра бара. Ел дәвамында оештырылган мәдәни чараларда актив катнашып, үзешчәннәр осталыкларын үстерә. Һәр елдагыча, сәнгать осталары фестиваленә җитди әзерләнделәр, чыгыш ясарга күмәкләп килделәр.
Мәгълүм булуынча, смотр концертлары алдыннан тамашачыларга авыл осталарының иҗат җимешләреннән күргәзмәләр тәкъдим ителә. Быелгысында да һәр авыл Советыннан соклангыч эшләр куелды. Калмашбашлылар күргәзмәсен дә һәркем кызыксынып карый. Фестивальнең "Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы”на багышланганлыгын игътибар үзәгендә тотып, күргәзмәгә дә башлыча бер гаиләнең – Сабитовларның иҗади эшләре куелган. Гаилә башлыгы Рәвис Сабитов уллары Райнис һәм Радамис белән сыер мөгезеннән әллә нинди могҗизалар тудырган: пар көртлекләр, балыклар; чәчәкләр гөлләмәсе, агачтан эшләнгән әйберләр дә байтак. Тормыш юлдашы Гөлчәчәк ханым чиккән алъяпкычлар, бәйләгән салфеткалар һәм башкасын куйган. Кызлары Гөлсинә дә читтә калмаган: майлы буяулар ярдәмендә матур картиналар эшләгән, аларда туган як табигате чагылдырылган. Материаллардан кисеп эшләгән картиналары да игътибарны җәлеп итәрлек. Тату гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Әлеге күргәзмә әнә шул татулыкның, бердәмлекнең көчен күрсәтә дә инде. Ил терәге – күркәм гаиләләр, менә шуны аңлатырга омтылды Калмашбаш якларыннан килгән үзешчәннәр.
 Алып баручы Алсу Гәрәева:
"Гаилә ул – бәллүр бокал төсле,
Язмышларың анда чагыла.
Нык кулларда гына матур чыңлый,
Ямьле була, бәхет табыла.
Гаилә ул – яшьлек, саф мәхәббәт, сөю,
Ераклардан тора күренеп.
Чын сөюне татып яшәгез сез,
Матур гөлләр булып үрелеп”, – дигән сүзләр белән сәхнәне ачты.
Җырчылар бәйгесен быел да Динар Ямалов башлап җибәрде. Әйткәндәй, яшь булса да, аның сәхнә стажы байтак җыела. Мәктәп елларыннан ук район бәйгеләрендә актив катнаша иде, чагу таланты, үзен чын артистларча тотуы белән аерылып тора иде. Ә инде Уфа ягулык-энергетика көллияте талибы булып киткәч, талантын үстерүгә тагын да юллар ачылды, алып бару остасы да үзе.
Зилара Ситдикованы да тамашачылар көтеп ала. Бу юлы ул "Яшьли сөйгән ярым” җырын ишеттерде. Аннан соң Айгөл Галәветдинова, Гөлназ Ситдикова, Таңсылу Исламморатова татар халык җыры "Ай, җаный, суларда”ны башкарды. Гөлназ Ситдикова ялгызы гына да чыкты, репертуарын яңа җырлар белән баеткан. Гөлчәчәк Сабитованың "Истәлек”  җыры (Таһир Кәримов көе, Рәгыйдә Янбулатова сүзләре) күңелләргә хуш килде. Әниле-кызлы Альбина һәм Айгөл Галә-ветдиновалар башкарган "Балалык рәхмәтләре” дигән җыр фестиваль тематикасына аваздаш иде. Тамашачы аны да яратып кабул итте. Аерым да чыгып матур җырлар ишеттерделәр. Рима Зиннәтуллина "Туганыма” (Зифа Нагаева сүзләре һәм музыкасы), Денис Кашапов гитарада үзе уйнап "Һәр көнне керәсең төшемә” (Радик Нуретдинов сүзләре, Роза Сәхәветдинова музыкасы) җыры белән залдагыларның күңелен яулады. Вокал номерлар да уңышлы чыгыш ясады. Хатын-кызлар төркеме башкаруында "Ялгыз көймә” (Риф Гатауллин музыкасы, Фәнүр Сафин сүзләре) һәм татар халык җыры "Фазыл чишмәсе”, ир-егетләрнең татар халкының "Ачма тәрәзәңне” җыры тигез яңгырады.
"Җырсыз яшәүләрнең бер яме юк,
Җырлап яшәүләре бер гомер.
"Яшь йөрәкләр” сәхнәләргә чыкса,
Дөньяларны җыр-моңга күмәр, – дигән шигъри юллар белән алып баручы "Яшь йөрәкләр” фольклор төркемен сәхнәгә чыгарды. Бу төркем турында аеруча әйтеп узасы килә. Ул 2002 елдан башлап эшләп килә, тормыш тәҗрибәсе туплаган, күркәм гомер юлы үтүче өлкән буын хатын-кызларын берләштерә. Җитәкчесе Нәфисә Гомәрова, Зәрә Гайсина, Майруза Насыйрова, Зөлфә Зиннурова, Рәмилә Ниязова, Зинә Ямалетдинова яшьләргә үрнәк булып, милләтнең асыл җырларын буыннарга күчерә. Программаны биюләр бизәп торды. Калмашбаш мәдәният йорты каршындагы "Илһам” бию коллективы башкорт биюе "Яшьлек”не башкарып, күңелләргә дәрт өстәде, татар халык биюе "Аулак өй”не шома, матур башкарды. Концерт барышында бу төркемгә алмаш үсүе күренде. Калмашбаш урта мәктәбендә көчле генә төркемнәр формалашкан. Үсмерләрдән торган "Санрайз” төркеме узган елда да активлыгы белән аерылып торган иде, "Курчаклар” биюе тамашачы өчен яңалык булды. "Тамчылар” бию төркеменә исә нәниләр тупланган. "Поп-корн” биюен күрсәтте алар.
Арада аеруча талантлылары бар. Гөлшат Гыймаева сәхнәдә аккош кебек йөзә. Кечкенәдән катнашканлыктан, осталыгы арта бара. Быел үсмер кыз, кыюлык күрсәтеп, классикага мөрәҗәгать иткән, "Хан кызы” биюен башкарганда камиллеккә омтылды. Юлай Таюпов белән "Кодача” биюен матур башкардылар. "Илһам” төркеме солисткасы Ленара Ха-җипованың "Гайбәтче” дигән шаян биюе шулай ук тамашачы сөюен яулады. Гомумән, шаян биюләргә киң урын бирелгән иде. Иң кечкенәләр Алмаз Латыйпов, Лиана Ниязова, Илһам Хаҗипов "Әтәч, тавык, лачын” биюен күрсәтеп, күтәренке кәеф бүләк итте. Калмашбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, түгәрәк җитәкчесе Вәсилә Гыймаеваның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе бу. Балалар чагу костюмнарда чыгыш ясады, образларны ачты. Мәктәп җитәкчелеге һәм түгәрәккә йөрүче балаларның ата-аналары костюмнар тектерүдә матди ярдәм күрсәткән. Концертны берничә дистә уенчыны берләштергән халык уен кораллары ансамбле чыгышы бизәде. Ансамбльгә Калмашбаш мәдәният йорты директоры Рәвис Сабитов җитәкчелек итә.
Шунысы әһәмиятле, чыгышның финал өлешенә кадәр тематика сакланды. Зәйтүнә Мусина Риф Мифтаховның "Гаилә җебе” шигырен сәнгатьле итеп укыды.
"Тату гаиләләр артсын, йортларыбызда фәкать сөю-сәгадәт хакимлек итсен, шатлык, муллык булсын, ил-көн тынычлыкта үтсен”, – дип хушлашты үзешчәннәр тамашачылар белән.
Рәзифә Сәхапова.

Просмотров: 631 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск