Четверг, 02.05.2024, 12:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 5 » Онытылмаслык тәэссоратлар калдырды
07:43
Онытылмаслык тәэссоратлар калдырды
Һәр елны районыбызда югары уку йортында белем алучы студентлар белән 
очрашу үткәрү матур традициягә әверелде. Район мәдәният йортында бу чара быел аеруча кызыклы, үзенчәлекле һәм җанлы узды. Ул Фидан Бикмурзин башкаруында студентлар гимны белән ачылды. Бәйрәмне алып баручылар –"Мунча ташы” юмор театры артисты, якташыбыз Рөстәм Хәсәнов,  Яшьләр советы рәисе Раушан Зиннәтуллин, БДУ студенты Денис Мансуров һәм БДАУ талибәсе Элина Кәшфетдинова түгәрәк өстәл – чәй табыны артында студент тормышы турында бик тә эчтәлекле һәм фәһемле әңгәмә кордылар.
Әлбәттә, чәй табынына мәртәбәле  кунак – район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов та чакырылды. Ул тәүдә барлык яшь райондашларны шундый күркәм бәйрәм белән тәбрикләде һәм үзе югары уку йорты студенты булган еллардагы истәлекле хәтирәләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты, аның  ул еллардагы һәм бүгенге студент тормышын чагыштырып,  үз фикерләрен җиткерүе очрашуга килгән һәркем өчен фәһемле дә, кызыклы да булды.  Районыбызның икътисади-социаль хәле белән таныштырганнан соң Риф Сәгъдәтулла улы укуда алдынгы булган, җәмәгать тормышында активлыклары белән аерылып торган талип-талибәләргә муниципаль район хакимияте башлыгы, Башкортстан   Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары Валерий Әдһәм улы Мансуров һәм Вадим Васильевич Соколов стипендияләрен тапшырды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов стипендиясенә Руслан Әхмәдуллин (БДУ), Айгөл Әхмәтова (БДМУ), Эльза Әхмәтова (УДАТУ), Лилия Баһманова (БДУ), Денис Мансуров (БДУ) лаек булды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты В.Ә.Мансуров стипендиясе Ләйсән Гыйлемханова (УДСИ), Лилия Нуретдинова (БДМУ), Элина Сәрвәрова (БДУның Бөре филиалы), Рита Фәткуллина (БДУның Бөре филиалы), Гөлназ Хафизовага (БДПУ) тапшырылды. Республика Дәү-
ләт Җыелышы — Корылтай депутаты В.В.Соколовның  шундый ук сти-пендиясенә Айгөл Гәрәева (БДАУ), Надежда Григорьева (БДУ), Илмир Дәүләтшин (БДАУ), Рина Идиатуллина (БДАУ), Айнур Латыйпов (БДАУ) лаек булдылар.  Түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәгә шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков та чакырылды. Ул  залга җыелучыларны бәйрәм белән котлаганнан соң, студент елларын искә төшергән күңелле әңгәмә янә дәвам итте. 
Гәзит битләрендә алдан хәбәр ителгәнчә, 25 гыйнварда районда студент командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Геннадий Фотеевич бу бәйгедә җиңүче командаларны тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Мавыктыргыч  тамаша-әңгәмә "Адым саен елмаю” җыры белән тәмамланды. Арытабан студентларны хоккей ярышлары һәм күңелле дискотека көтә иде. Студентлар быел шундый кызыклы чара оештырган Яшьләр үзәге коллективына ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм бик канәгать булып таралдылар. 
Хөрмәтле якташ студентлар! Олы тормыш юлының беренче сабаклары, сайлаган һөнәрнең тәүге серләренә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Яшьлекнең иң гүзәл бу мизгелләре өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, ә бәлки җитди эшләр чоры да. Зачетлар һәм имтиханнарда гына түгел, тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек насыйп булсын сезгә.  
Айгөл Миргазова.

Просмотров: 546 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск