Четверг, 02.05.2024, 04:20

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 21 » Очар кошлардай талпынып
09:09
Очар кошлардай талпынып
"Канатларым булса, очар идем,
Очар идем әллә кайларга!
Янәшәдә гаиләң булсын һәрчак
Тормыш сукмакларын җайларга..."
Шушындый матур сүзләр белән райондашларга Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре кайнар сәлам юллады. Залда алма төшәрдәй урын да калмаган иде – район мәдәният йорты  тамашачы белән туп-тулы булды.
Быелгы концертларның эчтәлеге гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгәнгә күрә, чакмагышлылар да кичәләрен мәхәббәт җимешләре – балалардан башлап җибәрде. Сәхнәгә Рәгыйдә Сәетгәрәева җитәкчелегендәге татлы җимешләр – балалар иҗат үзәгенең күз алмалары – чечен биюе белән балалар коллективы чыкты. Килгән халык аларга сокланып туялмады – көчле алкышларга күмде. Өздереп җырлаган спорт мәктәбе директоры Радик Шәймөхәммәтов тамашачыларның күңел кылларын кузгатты. Олы һәм бөек хис – мәхәббәт хакында Гатауллиннар гаиләсе "Мәхәббәт могҗиза тудыра” җырын башкарды. 85 санлы һөнәрчелек лицее талибәсе Ләйсән Ишаева шәрык биюен биеп, сәхнәдән "гөлләр диңгезе” булып үтте. Аның оста һәм ялкынлы биюенә күз иярмәде. Район эчке эшләр бүлегенең полиция капитаны Илдар Зарипов "Җыйдым җиләк” җырын моңлы итеп башкарды.  Гаилә җанрында чыгыш ясарга сәхнәгә Айсылу һәм Фидан Камаловлар чыкты. "Балачак сукмаклары”н тыңлаган вакытта тамашачы үзенең бәбкә үләннәрендә аунап, рәхәтләнеп йөргән, хыялый, сабый чакларын юксынып, хатирәләргә чумып утырды. 
Балалар иҗат үзәге педагогы Зөлфия Хәбирова Лиана Хәбибуллина иҗат иткән "Айлы төндә” җырын бик оста башкарды. "Перовский” башкорт биюен Эльвир Сәетгәрәев өздереп биеде. Чакмагыш беренче урта гомум белем бирү мәктәбе укытучысы Алик Нәбиуллин "Синсез яшәү” җырын башкарып, тамашачыларның күңелен ачты. Ринад Кәримов җитәкче-легендәге халык уен кораллары ансамбле башкаруында халкыбызның "Таң атканда”, "Наласа”, "Сафия”, "Ай, җаныем” көйләрен райондашларыбыз ихлас тыңлады. "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе, район "Игенче” гәзитенең бүлек мөдире Лиана Гомәрова "Ник тибәсең, йөрәгем” җырын башкарды. Нәфис сүз жанрында "Гаилә – ул бәхет” шигырен "Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасы хезмәткәре Зәйтүнә Шафикова укыды. Район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләренең хатын-кызлар вокал ансамбленең "Җыр керсен күңелгә” чыгышы уңышлы булды. Тамара Хәлиуллина башкаруында мари биюе һәркемнең күңеленә хуш килде.  Гүзәлия, Розалия, Эмиль һәм Даниэль Галиевлар чыгышы тамашачыга бигрәк тә ошады. Алар үзлә-ренең зур һәм тату гаиләләре турында шигырь сөйләгәндә тамашачының бөтен игътибары бәләкәч Даниэльга юнәлтелде. Нәни генә булса да, ул инде микрофон тотып, сәхнәдә  кечкенә якты нур булып балкыды. 
Газиз әниләребезнең нурлы йөзләре хакында  Флорид Нуриев җырлады. Район үзәк дәваханәсенең шәфкать туташы Рузинә Кашаева башкорт биюен оста башкарды.  Чыгышлары белән гүзәл табигать кочагында урнашкан мәшһүр шагыйребез исемен йөрткән Тукай авылыннан район, республика күләмендә үткәрелгән бик күп конкурслар лауреатлары Рәис Кадраев һәм районыбызның бию сәнгатен үстерүгә күп көч салган  Феликс Якупов тамашачыны хәйран калдырды. "Осталыкның чикләре юк”, – диләр халыкта. Гармуны телләреннән моң түгелгән Рәис абый бер мәлне үзе дә түзә алмый –биюгә төшеп китә. Аның оста биюенә сокланып, Феликс абый сизмәстән гармунын тискәрегә тотып уйный башлый. Һәм ничек уйный бит! "Сул кул белән басам әле гармунымның төймәсен, сокланып тыңлап утырыгыз, күзләр генә тимәсен!”, — дип чыгыш ясады алар. Алар башкаруында халык көйләренә тезмә көчле алкышларга күмелде. 
Чакмагыш механика заводыннан хак-лы ялга чыккан ветераннар Анастасия Полякова җитәкләгән "Сударушка” ансамбле белән сәхнәгә чыкты. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә җырларга гына түгел, биергә дә бик оста икән. татар халык биюе "Асыльяр” (җитәкчесе Рәсил Гыйләҗев) һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар сәнгать мәктәбенең "Наза” фольклор ансамбле (җитәкчесе – Зөлфия Вәлиуллина) "Алты егет” дигән башкорт халык җырын башкарды. Урал Рәшитов көе, Вәрис Акбаев сүзләренә язылган табадан гына төшкән өр-яңа "Туган көнем чит җирләрдә” җыры белән тамашачыларны янә Айсылу Такыянузова сокландырды. Якташыбыз Рәиф Галиев сүзләренә Айдар Юнысов иҗат иткән "Мин килермен”җыры райондашларыбызга аеруча ошады. 
Сәхнә түренә – гимназия укучылары "Бәхетле балачак” җыры белән чыкты (җитәкчеләре – Лилия Миһранова, Лилия Тимергалиева). Сәхнә шарлар, чиксез елмаюлар һәм көчле алкышларга күмелде. Шушы бәхетле мизгелдә Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе смотры үзешчәннәре концерты ахырына якынлашты. Аны үткәрүдә район мәдәният йортының художество җитәкчесе Луиза Ишморатова, администратор Зөһрә Фазлыева, яшьләр эшләре буенча белгеч Ренат Шәйбәков һәм башкалар күп көч салды. 
Лиана Ханмурзина. 
Рәзилә Арсланова, 
Гөлнур Хәлиуллина фотолары. 

Просмотров: 792 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск