Суббота, 04.05.2024, 06:07

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 10 » Ныклы адымнар белән
12:37
Ныклы адымнар белән
11 октябрьдә Башкортстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 23 еллыгын билгелибез. Шушы тарихи вакыйга уңаеннан иртәгә төп дәүләт бәйрәме – Республика көнен бәйрәм итәбез. 1990 елда кабул ителгән Декларация федераль башлангычларда илебезне  бербөтен итеп ныгыту юнәлешендә беренче адым булды. Башкортстан үзәк белән төбәк арасында килешү мөнәсәбәтләрен булдыру һәм вәкаләтләрне үзара чикләү, аныклау буенча үрнәк күрсәтте. Шушы еллар эчендә Башкортстанның дәүләтчелеге булдырылды, законнар чыгару, башкарма власть органнарының тотрыклы үсеше тәэмин ителде. Икътисадый-сәнәгать, фәнни-техник һәм мәдәни-рухи үсеш күрсәткечләре буенча ныклы адымнар ясалды. Ике дистәдән артык вакыт эчендә безнең республика Русия Федерациясе субъектлары арасында лидер төбәкләр сафына чыкты.
Районыбыз Башкортстан Республикасында күп күр-сәткечләр буенча алдынгылар исәбендә бара. Авыл хуҗалыгы – аеруча нык үсеш алган тармак. Ашлык, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча, башка социаль өлкәләрдә ирешкән уңышларыбыз билгеле. Районыбыз эшчәннәре быел да сынатмадылар, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Сәнәгать  һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме арта. Социаль-икътисадый үсештәге тотрыклылык кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен тагын да күтәрүгә булышлык итә. Ә ул казанышлар чакмагышлыларның көндәлек тырыш хезмәтеннән барлыкка килә.
Республика көне – бөтенхалык бәйрәме. Ул тарихи традицияләрне һәм хәзерге заман казанышларын берләштерүче, күпмилләтле Башкортстан халкының үзара дус-тату, бердәмлектә, туган җирне яратып, аны фидакарь хезмәт белән бизәп яшәүләренә дан җырлаучы бәйрәм. Без киләчәккә зур өмет-ышанычлар белән карыйбыз. Бу безгә максатыбызга ирешү өчен көч-куәт бирә.
Сезне, хөрмәтле райондашлар, Республика көне белән чын күңелдән котлыйм! Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, яңа уңышлар телим.

Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Просмотров: 490 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск