Суббота, 04.05.2024, 02:25

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 22 » Әниләр көненә багышлап
07:39
Әниләр көненә багышлап
"Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе Аналар көненә багышлап "Әнием, мин сине өзелеп яратам!” акциясен оештыра. Шушы бәйрәмгә карата махсус чыгарылган открыткада чүпрәктән тегелгән аю баласы һәм әлеге бәйрәмнең символы – чәчәк төшерелгән. Башкортстан Республикасы почта элемтәсе хезмәткәрләре һәр теләүчене бу чарага кушылып, иң кадерле кешесе – әнисе турында истәлекләрне яңартырга чакыра. Акция дәвам иткән 28 ноябрьгә кадәрге чорда почта бүлекчәләрендә котлау открыткалары һәм карточкалары сатып алып, изге теләкләреңне язарга һәм махсус тартмага төшерергә яки оператор кулына тапшырырга кирәк булачак. Иң изге теләкләрегез Аналар көнендә газиз кешеләрегезгә ифрат  яхшы бүләк булачак.
Аналар көне – халыкара бәйрәм. Русиядә ул 1998 елдан алып үткәрелә башлады. Шуннан башлап һәр ел ноябрьнең соңгы якшәмбесендә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр газиз кешеләрен котлый. Русия почтасы исә әниләргә ихтирам күрсәтелүнең бәйрәмнәрдә генә түгел, ә теләсә кайсы көнне дә күркәм гадәткә әверелүен тели.

Просмотров: 1035 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск