Понедельник, 06.05.2024, 19:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 2 » Муниципаль район хакимиятендә Көнүзәк мәсьәлә каралды
08:07
Муниципаль район хакимиятендә Көнүзәк мәсьәлә каралды
28 мартта муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында муниципаль район Советының аграр мәсьәләләр, җирләрдән һәм табигый ресурслардан файдалану, экология һәм гадәттән тыш хәлләр буенча даими комиссиясе утырышы үткәрелде. Аны даими комиссия рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов алып барды. "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында 2010-2016 елларга "Экология һәм табигый ресурслар” Программасын гамәлгә ашыру барышы турында”гы мәсьәлә тикшерелде.
Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Нефтекама территориаль идарәлеге дәүләт инспекторы Наил Рәшит улы Газизов Программа чараларын тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады.
Фикер алышуда катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Ратмир Әсгать улы Фәхретдинов, район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, район ветеринар станциясе начальнигы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова, җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы производство идарәлеге” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Фирдәвис Хәлимулла улы Заһидуллин, җаваплылыгы чикләнгән "Жилкомсервис” җәмгыяте директоры Рөстәм Ринат улы Мусин чыгыш ясап, көн тәртибенә чыгарылган мөһим мәсьәлә буенча уй-фикерләрен әйттеләр, программада билгеләнгән чараларны үтәүдә булган авырлыклар турында сөйләделәр, килеп туган проблемаларны гамәлгә ашыруның үз вариантларын тәкъдим иттеләр.
Мәсьәләне тикшерү йомгаклары буенча карар кабул ителде. Программа чараларын үтәүгә җаваплы оешмаларга, җитәкчеләргә аларны эзмә-эзлекле тормышка ашыру буенча максатка ярашлы эш алып баруны дәвам итәргә, ә программаны әзерләүчегә аңа үзгәртүләр кертү турында карар проектын Совет утырышында тикшерүгә кертергә тәкъдим ителде.

Просмотров: 420 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск