|
|
|
|
Главная » 2013 » Октябрь » 7 » Муниципаль район хакимиятендә Айлык башланды
08:17 Муниципаль район хакимиятендә Айлык башланды |
Муниципаль район хакимиятендә газдан хәвефсез файдалануны пропагандалау буенча айлык үткәрү турында карар кабул ителде. Бу чара 1 октябрьдән баш-ланып 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Максаты – газ җиһазларын файдаланганда хәвефсезлекне тәэмин итү, газ приборлары белән эш иткәндә аварияләрне һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү. Айлык чорында газдан хәвефсез файдалануны пропагандалау буенча төрле профилактик чаралар – яшәгән җирдә, эш урыннарында кешеләр белән әңгәмәләр үткәрү, мәктәпләрдә ачык дәресләр оештыру, укучыларга "Газдан файдалану кагыйдәләре” буенча лекцияләр уку планлаштырыла. Бу эшләр районның газ хезмәте белгечләренең актив катнашлыгында үтәчәк. Авыл биләмәләре башлыкларына, шулай ук үзендә газ хезмәте булган "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасы, Чакмагыш газ җиһазларын җитештерүче предприятие (элекке механика заводы) җитәкчеләренә шушы айлыкта актив кушылырга тәкъдим ителде. Район "Игенче” гәзите һәм "Чакмагыш” телевидениесе хезмәткәрләренә айлык барышын даими яктыртып торырга, газдан хәвефсез файдалану мәсьәләләре буенча махсус рубрика ачарга йөкләтелде.
|
Просмотров: 536 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|