Уфа протез-ортопедия предприятиесенең күчмә бригадасы хезмәткәрләре агымдагы елның 5 апрелендә район үзәгенең Ленин урамындагы 43 санлы йорт адресы буенча урнашкан халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәгендә мохтаҗ гражданнарны протез һәм ортопедик изделиеләр әзерләү мәсьәләләре буенча кабул итә. Әлеге бинаның беренче катындагы бүлмәгә 9дан 15 сәгатькә кадәр килеп, үлчәмнәр эшләтеп, заказлар бирә аласыз. Мөрәҗәгать итүчеләр үзләре белән паспорт һәм шәхси реабилитация программасын алып килергә тиеш. Мәмдух Шәрәфетдинов, үзәк директоры.
|