Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында районыбызда мәктәп укучылары, яшүсмерләр, яшьләр өчен төрле чаралар әледән-әле үткәрелеп тора. Шундыйларның берсе – "Мин тормышны сайлыйм!” дигән исем астында район мәдәният йортында наркомания, тәмәке тарту һәм эчкечелек кебек начар күренешләргә каршы зур чара үтте. Анда Бөре кооператив техникумының Чакмагыштагы филиалы, Чакмагыш һөнәрчелек лицее укучылары, бер төркем яшьләр катнашты. Чара район мәдәният йорты методисты Луиза Фрит кызы Ишморатова һәм муниципаль район хакимиятенең наркоманиягә каршы комиссия сәркатибе Светлана Фларис кызы Шакирова җитәкчелегендә узды. Мәдәният йортының тамаша залында бер төркем укучылар, яшьләр урын алды. "Мин тормышны сайлыйм” видеофильмы күрсәтелде: әйләнә-тирәбезнең ни кадәрле гүзәл, искиткеч матур булуы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы һәркайсы гармониядә тереклек итүе соклангыч хисләр уята. Сәхнәдә Фидан Бикмурзин башкарган. «Бу дөнья нинди гүзәл – кара әле!» ("Как прекрасен этот мир – посмотри!”) җыры тормышка бары тик позитив нота булып яңгырады. Әмма бүгенге көндә илебез, республикабыз күләмендә йөрәкне тетрәндергән, җәмгыятебезгә, әйләнә-тирәбез өчен хәвеф тудырган күренешләр – наркомания, эчкечелек тынгы бирми. Алдагы сюжет республика наркодиспансерында дәваланучы япь-яшь кызлар һәм егетләрне, аларның наркотиклар аркасында нинди хәлгә төшүләрен, бертуктаусыз үкенүләрен чагылдырды. Фильмда наркодиспансерда эшләүче табиблар, фән докторлары, профессорлар чыгыш ясый, алар сәламәтлеккә, гомерне кыскартуга китерүче психоактив матдәләрне (ПАВ) беркайчан да, бер генә тапкыр да кулланмаска чакыра. Белүебезчә, Русия халкына, аның киләчәгенә каршы "төптән уйланылган сугыш” бара. Наркотикларны, психоактив матдәләрне төрлечә юллар белән безнең киләчәгебезгә – үсмер балаларга, яшьләргә реклама итеп тараталар: компьютер уеннар, Интернет челтәре, төсле журналлар, хәтта төрле музыка-җырлар аша кешенең акылына тәэсир итәргә "зур тырышлык салалар”. Наркотик куллануның сәбәпләрен, яшь буынны адаштыручы төп фактларны күрсәтүче слайдларны кулланып, Светлана Фларис кызы җәмгыятебезгә никадәр куркыныч янавын җентекле аңлатты. Чыгышын дәвам итеп, ул яшүсмерләрне мондый күренешләргә каршы нык торырга чакырды. Моның өчен дәүләтебез һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан алып барыла торган эшләрдән башка, шәхес үз-үзен тәрбияләргә бурычлы икәнен, тормышның бары тик уңай якларын, яшәү мәгънәсен дөрес аңлаганда гына физик яктан да, рухи яктан да сәламәтлеккә ирешү мөмкинлеген билгеләде. Ул бигрәк тә тормышның минус һәм плюс билгеләрен тәшкил иткән төшенчәләргә тукталды. Уңай яклары барыбер дә күбрәк икәнен слайдлар ярдәмендә ачыктан-ачык дәлилләде. Бруно Ясенскийның "Битараф кешеләрдән сакланыгыз!” дигән сүзләре белән әйләнә-тирәбезгә, дусларыбызга, якыннарыбызга игътибарлы булырга чакырды. Һәм, әлбәттә, иң мөһиме – һәрберебезгә дә дәүләтебез, җәмгыятебез, гаиләбез өчен бары тик файдалы, кирәкле, сәламәт кеше булып үсәргә, укырга, эшләргә, яшәргә, үз-үзеңне, тормышны, кешеләрне яратырга, хөрмәтләргә кирәклеген, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә, бөтен шартлар да булуын әйтеп үтте. Соңыннан Луиза Фрит кызы да залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, һәркайсына бәхетле балачак, сәламәтлек теләде, төрле кызыклы, файдалы эшләрдә катнашырга, тормышны дөрес аңлап, аның тик уңай якларын гына кабул итеп, көчле рухлы, һөнәр остасы, кирәкле шәхес, хәрәкәттә, хезмәттә актив позиция сайлап, илебезнең лаеклы гражданнары булырга чакырды. Рәсимә Мөхәммәдиева.
|