Суббота, 04.05.2024, 03:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 18 » Матбугатка язылуны оештыру турында
16:42
Матбугатка язылуны оештыру турында
Муниципаль район хакимияте 2014 елның беренче яртыел-лыгына матбугат басмаларына язылуны оештыру турында карар кабул итте. Анда Башкортстан Республикасы Федераль почта элемтәсе идарәлегенең Чакмагыш почтамтына (җитәкчесе А.Ә.Әхмәдиев) предприятие, оешма, учреждение, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл биләмәләре башлыклары белән берлектә агымдагы елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр вакыт эчендә үзәк басмаларга, республикада нәшер ителүче гәзит һәм журналларга һәм район "Игенче”, "Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылуны оештырырга кушылды. Милекнең төрле формасында хуҗалык итүче юридик берәмлекләр җитәкчеләре сугыш һәм хезмәт ветераннарына, эшләмәүче пенсионерларга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә вакытлы матбугатка льготалы язылу өчен матди ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен табарга, диелә әлеге карарда. Шулай ук бюджет учреждениеләренә ведомство подпискасын рәсмиләштерү өчен район бюджетыннан акча бүлү муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлегенә (Р.Х.Фәезов) йөкләтелә. Чакмагыш почтамты, район "Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләре редакцияләре (Ф.Ф. Әмирханов), авыл биләмәләре башлыклары киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен язылу кампаниясенә җәмәгать таратучыларын җәлеп итеп аны югары оешканлык дәрәҗәсендә үткәрергә бурычлы.
Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә подписка кампаниясен үткәрү өчен җаваплы кешеләрне һәм җәмәгать таратучыларын билгеләргә тәкъдим ителде. Шулай ук авыл биләмәләренә һәм оешма-предприятиеләргә, учреждениеләргә беренче яртыеллыкка гәзит-журналларга язылу буенча контроль саннар җиткерелде.

Просмотров: 501 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск