Аның рәисе итеп БР "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры — "Игенче”, "Сакмагош саткылары” гәзитләренең баш мөхәррире Ф.Ф.Әмирханов, урынбасары итеп район агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы рәисе урынбасары З.В.Йосыпова, сәр-катибе итеп мәгълүмат-аналитика буенча төп белгеч С.Ф.Шакирова тәгаенләнде.
Чакмагыш мәгълүмат-консультация үзәге җитәкчесе И.М.Тангатаров, муниципаль "Чакмагыш телевидениесе” учреждениесе директоры Э.Ә. Сөндекова, мәдәният бүлеге начальнигы Р.Х.Фазлыев, яшьләр эш-ләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе А.Р.Гәрәев матбугат үзәге әгъзалары итеп билгеләнде. Хаклы ялга китү сәбәпле, Р.Д.Сәрвәров әлеге үзәк составыннан чыгарылды.
Яңартылган составта оештырылган матбугат үзәге һәр атна саен авыл хуҗалыгы эшләренә йомгак ясый һәм аңа оператив мәгълүматларны "Игенче” гәзитендә "Матбугат үзәге хәбәр итә” дигән баш астында яктырта бару һәм авыл биләмәләрендәге матбугат үзәкләренең эшчәнлегенә юнәлеш бирү бурычы куела. Авыл биләмәләрендәге матбугат үзәкләре составын яңадан карап чыгарга һәм, кирәк булса, үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.
Матбугат үзәге вәкилләре, хезмәт коллективлары һәм авыл кешеләре белән очрашулар үткәреп, агитбригадалар чыгышларын оештыра, авыл хуҗалыгы эшләре (чәчү, мал азыгы хәзерләү, урып-җыю, мал кышлату) чорында 3-5 көнгә бер тапкыр эшләр барышы һәм район тормышы турында мәгълүматлар биреп торачак. Шулай ук һәр ун көн саен механизаторлар, хезмәт коллективлары арасында ярышка йомгак ясап барачак.
"Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәү-ләт унитар предприятиесенә (Ф.Ф.Әмирханов) һәм муниципаль "Чакмагыш телевидениесе”нә (Э.Ә.Сөндекова) авыл хуҗалыгы эшләре һәм районның көндәлек тормышын даими яктыртып барырга тәкъдим ителә. Предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләренә, авыл биләмәләре башлыкларына биләмәдәге матбугат үзәкләре эшчәнлегенә бар яклап та ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителә. Яшьләр эшләре буенча комитетка (А.Р.Гәрәев) яшь игенче һәм терлекчеләр арасында ярыш оештыру тәртибен билгеләргә һәм аның йомгакларын район гәзитендә һәм урындагы телевидение эфирында яктырта барырга кушыла.
Карар үтәлешенә контрольлек муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Крюковка йөкләтелә.