"Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының үзәге Тозлыкуш авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы мал кышлатуны уңышлы дәвам итә. Былтыр, алдагы елдагы үзәккә үткән корылык сабакларын күздә тотып, мал азыгын кимендә ел ярымга җитәрлек итеп туплаганнар биредә. Салам, печән төргәкләре ферма янына ук ташып өелгән, яхшы сыйфатлы итеп силос һәм сенаж базлаганнар, ярыйсы күләмдә фураж салынган. Мал торлаклары яхшылап каралган, якты, җылы, терлекләр алларынан су һәм бай рационлы азык өзелми. Җентекле ветеринар контроль оештырылган, чир таралуга юл куелмый. Хуҗалык җитәкчелеге һәм урта звено кадрлар ягыннан мал караучыларга таләпләр дә катгый куелган. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки тигез эш ритмы бозылу, кайдадыр эшләп җиткермәү аркасында бүген кассага тере акча кертә торган тармакта эшчәнлек аксаса, гомум хуҗалык икътисадына зур зыян килерен көт тә тор.
|