|
|
|
|
Главная » 2011 » Февраль » 22 » Мәүлит бәйрәме үткәрелә
10:17 Мәүлит бәйрәме үткәрелә |
Динебездә иң hиммәт бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлит кичәсе. әлеге кичә – Мөхәммәт пәйгам-бәребезнең туган көне.
Пәйгамбәребез безгә хак юл күрсәтү, иманга өндәү, тәрбияле тормыш белән дөнья
көтүнең бәхеткә илтүен аңлатып бирү өчен илче итеп җибәрелгән. Шушы изге бәйрәмебезнең әhәмиятен аңлату, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү максатында Яңа Балтач авылының "Фәридә” мәчетен сафка бастыручы, аның эшчәнлеген тәэмин итүче Альбина hәм Альберт Кәримовлар 26 февральдә балалар hәм өлкәннәр өчен
бәйрәм чарасы оештыра. Ул 14.00 сәгатьтә авыл мәдәният йортында башлана. Бу көнне
Уфа дәүләт курчак театры артистлары әзерләгән "Әминбәк” спектакле күрсәтелер, дип күзаллана. Ә соңыннан башкаланың "Гуфран” мәчетеннән килгән дин әhелләре, атап әйткәндә — Дулкын хәзрәт hәм аның укучылары белән очрашу үткәрелер, дип көтелә.
Илhам Якупов,
"Фәридә” мәчете имамы
|
Просмотров: 1101 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|