Һәр елны рәбигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә мөселман дөньясы Мәүлид-ән-нәби бәйрәмен – Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгели. Быел ул 23 гыйнварга туры килде. Гадәттә ул мөселман дөньясында ай дәвамында үткәрелә. Шушы уңайдан Яңа Балтачтагы "Фәридә” мәчетендә шимбә, 9 февральдә, көндезге сәгать 1дә бәйрәм чарасы үткәрелә. Анда Октябрьский шәһәрендәге мәдрәсәдән дә кунаклар килүе көтелә. "Фәридә” мәчетенә рәхим итегез, хөрмәтле дин кардәшләр! Альберт һәм Альбина Кәримовлар.
|