Яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен
Яз — өмәләр чоры. Бөтен республикадагы кебек, безнең районда тәүге өмә 12 апрельдә оештырылды, икенчесе 19 апрельдә үткәрелде. Бу көнне һәркайсыбыз себерке, тырма, көрәк тотып, биләмәләрне озын кыш айлары дәвамында җыелган бик күп чүп-чардан тазарттык. Яшәгән җиребез, юл буйлары чистарып калды. Шушы өмәләргә бәйле, хәбәрчебез Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы Нефтекама территориаль бүлегенең Чакмагыш районы буенча дәүләт инспекторы Наил Газизовка берничә сорау бирде.
— Наил Рәшит улы, билгеле булуынча быел да язын, апрель аенда, районда авылларны төзекләндерү, санитар чистарту һәм яшелләндерү буенча айлык игълан ителгән иде. Муниципаль район хакимияте тарафыннан шушы мәсьәлә буенча карар кабул ителде, тәгаен бурычлар билгеләнде. Бу җәһәттән районда оештырылган өмәләр хакында ни әйтерсез?
—Авылларыбызда өмәләр бердәм, оешкан төстә үтә. Аларга бәйле, ягъни бу көннәрдә ничә кешенең өмәдә катнашуы, күпме тонна чүпнең полигонга чыгарылуы турында тәгаен саннар да китерергә мөмкин булыр иде. Бигрәк тә соңгысында зур күләмле эшләр башкарылды. Һәркайда эш кайнап торды. Олысы-кечесе, кулларына эш кораллары алып, ихата себерде, урамнарны чүп-чардан тазартты, төзекләндерү эшләрен башкарды. Мәктәп укучыларының активлыгын аеруча билгеләп үтәсе килә. Бу эшләрне оештыруда Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе ха-кимиятенең йогынтысы сизелеп торды. Район үзәгендә үткән өмәләргә җитәрлек күләмдә техника җәлеп ителде. Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы, юл ремонт-төзелеш идарәлеге һәм башка оешма-предприятиеләрнең арбалы тракторлары, йөк автомашиналары җыелган чүпне полигонга тоткарлыксыз ташып тордылар.
—Чүпләнмәгән урын гына чиста була, дигән әйтем бар. Сез нинди фикердә?
—Бик дөрес әйтелгән сүзләр! Әгәр без яшәгән җиребезне чүпләмәсәк, пычратмасак, зурдан кубып, кадерле вакытларыбызны бүлеп, шактый чыгымнар түгеп мондый эшләр белән шөгыльләнмәс тә идек. Ни хәл итәсең, ел саен яз күмәк өмәләр оештырырга мәҗбүр булабыз. Иң гаҗәпләндергәне шул: без яхшырак яшәгән, халыкның белем дәрәҗәсе күтәрелгән саен, чүп-чарга күбрәк күмелә барабыз. Хәзер тормыш-көнкүрешебездә кулланылган товарлар күп төрле, һәркайсы матур капларга төрелгән. Аларның урыны чүплектә булырга тиеш тә бит… Юк шул, чынбарлыкта алай килеп чыкмый, аларның барысы да чүплеккә барып җитми, теләсә кая ташлап калдырабыз, пакетка салып, хәтта юл, елга, урман буена ыргытып китәбез. Шул рәвешле аяк асты, бөтен җир чүп-чар белән тула. Язын кар эрегәч барысы да килеп чыга, күзгә бәрелеп тора.
— Сәбәбен нидә күрәсез?
— Сәбәбе, әлеге дә баягы, кеше факторына бәйле. Бездә белем дәрәҗәсе артса да, тәрбиялелек җитми, экология культурасы түбән. Башкаларның хезмәтен санга сукмыйбыз. Менә өмәләр үтте, урамнарда, башка җәмәгать урыннарында янә чүпләр күренә башлады. Урамда янәшәдә генә чүп савыты, әмма кайберәүләр папирос кабын, тәмәке төпчеген читкә, аяк астына ташлыйлар. Өлкәннәр бу мәсьәләдә үсмер яшьләргә, балаларга һәрчак үрнәк күрсәтсен иде. Югыйсә, балалар алардан өлге ала, шул исәптән начар гамәлләрдән дә.
—Сез өмә үткән көнне Чакмагыш телевидениесе хезмәткәре белән урыннарда булып, эш барышы белән якыннан танышып йөрдегез. Ниләр күрдегез анда?
— Район үзәгендә соңгы өмә, әйткәнемчә, дәррәү барды. Һәр оешма, предприятие, учреждение коллективлары бергәләшеп төзекләндерүдә катнашты. Нәтиҗәсе күз алдында: алар – чиста урамнар, ихаталар, юл буйлары. Тирә-ягыбыз, яшәгән җиребез ямьләнгәч, кәефләр күтәрелә. Табигатебез тагын да матураеп, яшәреп киткәндәй булды.
Шулай да бу өлкәдә җитешсезлекләр дә күп әле. “Уралсиб” банкы хезмәткәрләре нигәдер өмәгә бердәм чыга алмады. Пионер урамындагы контейнер янында чүп-чар таралып ята иде. Тынычлык урамындагы 2 һәм 2 а йортлары арасында чүп өеме полигонга чыгарылмыйча калган. Гомумән, ике-өч катлы йортларда яшәүчеләрнең өмәләрдә активрак катнашуларын телим. Берәүләр күмәк эшкә чыга, икенчеләр читтән карап тора – болай ярамый. Җиңү паркы чистартылмаган килеш калды. Ишетүемчә, аны район үзәге яшьләре алдагы шимбә өмәсендә тазартачак икән.
— Җиңү паркындагы хәлләргә мин дә бик борчылам. Ни өчен районның изге урыннарының берсе булган Җиңү паркында һаман да тәртип булдыра алмыйбыз. Язга чыккач ниләр генә күрмисең анда! Аяк асты чүп-чар белән тулган. Тагын да аянычрагы – кайбер яшьләр, үсмерләр бирегә кереп, сыра эчәләр, тәмәке тарталар, ямьсез кыланалар. Кемнәрдер һәйкәлнең берничә плитасын кубарып алып киткән. Бу хәлләргә карата сез ни әйтерсез?
– Әйе, Җиңү паркы барыбыз өчен кадерле, истәлекле урын булып тора. Аны төзәкләндерү өчен муниципаль район хакимияте зур чыгымнар бүлә. Ике ел элек һәйкәл-обелиск яңартылды, реконструкция вакытында гранит плиталар белән тышланды, мәйданга плиталар җәелде, постаментка туп-орудие урнаштырылды. Былтыр коймасы алыш-тырылды, матур капка эшләнеп куелды. Безгә изге урынның яшьләрнең кич күңел ачу, ямьсез кыланышлар урынына әверелүенә юл куярга ярамый. Моңа чик кую өчен Җиңү паркына тәгаен хуҗа кирәк. Анда ел әйләнәсенә ныклы тәртип булдыру, паркны чүп-чарга батырмау өчен җаваплы оешма беркетелсен өчен хокук саклау органнарының да актив эшләве кирәк. Район халкы, өлкәннәр дә битараф калмасын, күрмәмешкә салышмасын иде.
— Төзекләндерү, санитар чистарту буенча арытаба нинди бурычлар тора?
– Тәүдә шуны әйтергә кирәк, яшәгән урынны пычратучыларга карата законда җаваплылык каралган. Быел яз Чакмагышта – өч, Яңа Балтачта бер кеше рөхсәт ителмәгән урынга чүп-чарын ташлаганы, урамга пычрак су түккәне өчен штрафка тарттырылды. Бездә авылларны чүпкә батырмас өчен бөтен шартлар да бар. Авылларда типовой чүплекләр, аңа баручы юллар салынды яисә салына. Чакмагышта санитар көннәр оештырыла, анда техника бүленә. Махсус арбалы “Беларусь” тракторы графикка ярашлы һәр көн саен урамнардан халык ихатасындагы чүпне җыеп йөри һәм полигонга илтеп түгә. Район үзәгендәге оешма-предприятиеләрнең техникасы да урамнарга беркетелде, рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү өчен дә алар техника бүләргә бурычлы.
Алдагы атналарда да авылларда күмәк өмәләр оештырылачак. Быел республикада, шул исәптән безнең районда төзекләндерү айлыгы 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Төп эшләр 1 май бәйрәмнәренә кадәр тәмамланырга тиеш. Төзекләндерү буенча эшләр күп. Моңа чаклы кул җитмәгән урыннарны чүптән, коры яфрактан, сынган агач ботакларыннан тазартып бетерергә кирәк. Ә андый урыннар байтак әле. Аннары бордюрларны, койма-капкаларны буярга кирәк. Агачлар, чәчәкләр, гөлләр утырту, урман полосаларын, зиратларны чүп-чардан арындыру буенча да эшләр җитәрлек.
26 апрельдә районда янә өмә үткәрелә. Анда барыбыз да актив катнашыйк, райондашлар!
Рәшит Вахитов әңгәмәләште.
|