Суббота, 04.05.2024, 03:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 16 » Корал эшли, ир мактала
08:09
Корал эшли, ир мактала
11 декабрьдә "Герой” кооператив-колхозында авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм  ремонтлау буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлары һәм агрономнары, бригадирның техника буенча ярдәмчеләре, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре катнашты. Тәүдә семинарда катнашучылар Тайняш машина-трактор остаханәсе ихатасында кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасын, җир эшкәртүдә кулланылган тагылма инвентарьны, башка механизм һәм узелларны карадылар, ремонт мастерскойларында, гаражларда булдылар. Хуҗалыктагы барлык төр авыл хуҗалыгы машиналары да көзге кыр эшләре тәмамлану белән дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирерлек итеп кышкы саклауга куелган. Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Фидрат Әхмәтов һәм хуҗалык рәисе Фәргать Ваһапов аларның һәркайсын күрсәтеп йөргән вакытта техниканың ышанычлы сакланышын тәэмин итү буенча  күрелгән чаралар турында да сөйләделәр.
Машина-трактор остаханәсе паркына килеп  кергәч тә уң яктагы гаражда, мәсәлән, ике "Полесье”, ике "Лида" ашлык суктыру комбайннары,  "Джон Дир”  чәчкеч комплексы, ике "Полесье” мал азыгы хәзерләү комбайны, ике чәчкеч кышкы саклауга куелган. Аларның һәркайсы басудан кайткач та яхшылап тазартылган, каешлары һәм башка кайбер узеллары салдырылып алынган — кыскасы, тиешле  техник  хезмәтләндерү үткәрелгән. Гараж эче дә чиста, хәтта төрле урында комакларга каршы агулы препаратлар  да куеп чыкканнар. Монысы техниканың электрда эшләүче җиһазларын, үткәргечләрне кимерүчеләрдән саклау өчен эшләнгән. Ихатада тезелеп куелган төрле агрегатларны караганнан соң, ремонт мастерскоена кердек. Биредә ремонт звеносы әгъзалары соңгы тырманы станокка  куеп көйлиләр иде. Гомумән, хуҗалыкта  тырмалар, культиваторлар һәм чәчкечләр, шулай ук тагу өчен кулланыла торган җайланмалар ремонты тулысынча тәмамланган. "Киләчәктә кышкы айларда барлык авыл хуҗалыгы техникасын да гаражда саклауны максат итеп куйдык. Әлеге гараж белән янәшәдә тагын бер яңа гараж сала башладык, киләсе елда озакка сузмыйча төзелешне тәмамлап куячакбыз. Тагын бер ангар бар, анда әлегә ашлык саклана, киләчәктә ачык һава астында торучы башка техника да шунда кертеләчәк,” – ди Фәргать Фәрит улы.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, ремонт мастерскоенда кышкы айларда эшләү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Бина эчендә өйдәге кебек җылы. Үзләре тимердән мичләр ясап, бүлмәләрне утын ягып җылыталар. Ә утынны җәй-көз  айларында ук җитәрлек күләмдә әзерләп куялар. Менә әле дә юл буендагы корыган  урман полосасында мичләргә ягу өчен агач кисәләр иде. Моның белән геройлылар байтак электр энергиясен (димәк, акчаны) экономияләүгә ирешәләр, чыгымнарны шактый киметәләр. Әйткәндәй, менә берничә ел инде  шул рәвешле терлекчелек  фермаларында су һәм бүлмәләр җылытыла, Тайняш депосындагы янгын сүндерү автомашинасы һәрвакыт җылытылган бинада тотыла.
Семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше Тайняш авыл клубында үтте. Иң элек "Герой” кооператив-колхозы рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов хуҗалык эшчәнлеге, игенчелек һәм терлекчелек тармакларындагы кайбер икътисадый күрсәткечләр белән таныштырды, аннары техника паркын яңарту буенча күрелгән чаралар турында сөйләде.
"Корал эшли, ир мактала” дигән халык мәкален искә төшереп, ул техника паркын яңарту буенча башкарылганнарга тукталды. Соңгы елларда заманча яңа техника күпләп сатып алынган: ашлык суктыру комбайннары, "Джон Дир” чәчкеч комплексы, "КамАЗ” йөк автомашиналары, тракторлар, сабаннар, чәчкечләр, салам түкләү агрегатлары һ.б. – саный китсәң  алар тагын да бар. Янә чәчкеч  комплексы, мал азыгы хәзерләү өчен комбайн, төягеч сатып алырга (47 млн сумлык) җыеналар. Шулай итеп, быел гына да хуҗалыкка 60 миллион сумнан артык хакка техника кайтарылган.
Хуҗалыкта техника паркының даими яңартылып торуы басу эшләрен үзвакытында тулы күләмдә  һәм сыйфатлы итеп башкаруга булышлык  итә.  Заман техникасы – крәстияннең беренче ярдәмчесе, ансыз, кем әйтмешли, дөнья сансыз. Быел хезмәт җитеш-терүчәнлегенең узган елга караганда 56 процентка артуы нәкъ менә хуҗалыкта яңа техника артуына турыдан-туры бәйле, диде кооператив рәисе үзенең чыгышында. Югары җитештерүчәнле, компьютерлар белән җиһазландырылган яңа техникада нәтиҗәле эшләү өчен яхшы әзерлекле механизаторлар таләп ителә. "Герой” кооперативында бу мәсьәлә дә һәрвакыт игътибар үзәгендә тотыла, механизаторларның һөнәри әзерлеген, осталыгын күтәрү хәстәрлеге күрелә. Билгеле, югары квалификациягә ия булган белгеч үзенә тапшырылган техниканы һәрчак дөрес файдалана, даими рәвештә карап-көйләп йөртә, аңа сакчыл карый. Моның шулай булуы әлеге семинар барышында ачык күренде.
Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Илнур Әнгам улы Хәкимов  үз чыгышында районда авыл хуҗалыгы кооперативларының техникасын кышкы саклауга кую торышына тукталып, бу өлкәдә эшләр яхшы итеп оештырылган хуҗалыкларны атады. Мәсәлән, "Герой”, ”Заря”, ”Базы”, ”Алга”, Ленин исемендәге, "Волга”, "Победа”, "Октябрь” кооперативларында һәм ”Юлдаш” җәмгыятендә барлык техника стандарт таләпләренә ярашлы саклана. Ә менә "Бәхтизин” җәмгыятендә бу өлкәдә тырышлык саласылары бар әле. Аннары чыгыш ясаучы иске техниканы гамәлдән чыгарып, исәптән төшерүне ел азагына кадәр тәмамлап куярга кирәклеген искә төшерде. Югыйсә, сафтан чыккан һәм эшкә ярамаган иске техника гомуми санны арттырып исәптә тора, ә чынлыкта исә ул файдаланылмый. Шулай ук шәхси хуҗалыкларда булган техниканы теркәүгә кагылышлы фикерен әйтте. Үзвакытында дәүләт теркәве үтмәгән  техника өчен аның хуҗасына законда административ җаваплылык каралган, ягъни штраф түләтеләчәк, диде. Яңа елдан соң, гыйнвар аенда, район механизаторларының квалификациясен күтәрү буенча кыска сроклы курслар оештырылачагы турында да хәбәр итте. Бу укулар 85 санлы Чакмагыш һөнәрчелек лицее базасында үткәреләчәк.
Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Фидрат Шәгали улы Әхмәтов район агросәнәгать комплексында техника паркының торышына бәйле саннар китерде, төрле тәгаенләнештәге техниканың тузу күрсәткечләрен процентларда атады. Әгәр хуҗалыкларда тәгәрмәчле тракторлар, йөк автомашиналары әкренләп булса да яңартылып торылса, ашлык суктыру һәм мал азыгы хәзерләү комбайннарына  кытлык нык сизелә,ә шикәр чөгендере игү комбайннары "Базы” кооперативыннан башкаларында тәмам тузган, юк дәрәҗәсендә. Аларны яңарту, яңаларын сатып алу көнүзәк бурыч булып тора.
Быел район буенча алганда барлыгы 217 миллион 280 мең сумлык өр-яңа техника төрләре сатып алынган. Техника  паркы елдан-ел  яңара. Шулай да ашлык суктыру комбайннарының  җитешмәве эш темпын нык киметә. Урып-җыю чорында бер ашлык суктыру комбайнына уртача – 580, мал азыгы хәзерләү комбайнына 975 гектарда эш күләме  туры килә. Бу – билгеләнгән  нормадан берничә тапкыр артык. Фидрат Шәгали улы бүгенге көндә хуҗалыкларда техниканы ремонтлау барышы турында да сөйләде, авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастырып бетерүнең тәгаен вакытын атады.
Муниципаль район хакимияте башлыгының бу хакта кабул ителгән карарына ярашлы, туфрак эшкәртү агрегатлары киләсе елның 15  мартына, тракторларны, химик препаратлар сиптергеч җайланмаларны –  1 апрельгә, мал азыгы хәзерләү техникасын – 25 майга, ашлык суктыру комбайннарын 10 июльгә ремонтлап бетерү бурычы куела. Амбарларда үлчәүгечләрне, шикәр чөгендере алу комбайннарын һәм агрегатларын сафка бастыру буенча да вакыт билгеләнгән. Бу эшләрне оештырганда ремонт звеноларын, механизаторларны дәртләндерү чараларын куллану да унай нәтиҗә бирәчәк.”Герой” кооперативында, мәсәлән, моңа зур игътибар итәләр, ремонтланыласы авыл хуҗалыгы машиналарының төренә  карап, билгеле хаклары язылып, стенага эленеп куелган.Сыйфатлы эш өчен хезмәт хакының  50 проценты күләмендә премия өстәләчәк.  Техниканы үзвакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп ремонтлау, билгеле, язгы  чәчүдә, уракта һәм мал азыгы хәзерләү дә басу эшләрен тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирәчәк.
Семинар-киңәшмәгә муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат  Хаҗиев йомгак ясады, очрашуда әйтелгәннәрдән чыгап, бурычлар куйды. Барлык төр техниканы язгы кыр эшләренә яхшы итеп әзерләү, ремонт эшләрен билгеләнгән вакытта тәмамлау, кыйммәтле техниканы, авыл хуҗалыгы машиналарын кадерләп-саклап тоту , житештерүчәнле файдалану, эштә югары нәтиҗәлеккә ирешү буенча уй-фикерләрен әйтте, киңәшләрен бирде. Соңыннан  Ригат Нурый улы бер төркем инженер-техник хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Авыл хуҗалыгы  техникасын кышкы саклауга  куюны һәм ремонт эшләрен яхшы итеп оештырганнары өчен баш инженерлар – "Базы” кооперативыннан Хәлил Заһит улы Әхияров,”Октябрь”дән Расих Ришат улы Кашаев, "Герой” кооператив-колхозыннан Илвер Наил улы Сәлихов һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Герой” хуҗалыгыннан бригадирның техника буенча ярдәмчесе Рабис Тимер улы Арсланов муниципаль районның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Рәшит Вахитов.


Просмотров: 707 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск