Суббота, 27.04.2024, 23:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Май » 3 » Хезмәткә дан!
08:43
Хезмәткә дан!

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән Беренче Май Яз hәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Ел саен ямьле яз аенда үткәрелә торган бу бәйрәм тыныч, имин тормышыбызга, хезмәткә дан җырлый. Бар табигать җанланган hәм яшәргән бу матур мизгелдә без киләчәккә зур өмет-ышаныч баглыйбыз. Нәкъ шушы мәлдә – май аеның җылы көннәрендә киләсе уңышка нигез салабыз. Керәстиян басуга, авыл кешеләре бакчага чыкты. Игенчеләребез, вакыт белән исәпләшмичә, дәррәү эшкә тотынып, өлгергән туфракка орлыклар күмдерә, елдагыча бәйрәмне басуда каршылый, мул-җитеш, имин яшәү өчен көчен кызганмый. Фидакарьлегегез өчен зур рәхмәт сезгә, игенчеләр! Яшәешебезнең асылын чагылдырган бу якты бәйрәм – Яз hәм Хезмәт бәйрәме барыбызга да алдагы көннәрдә көч-куәт бирсен, бүген салган хезмәтләребез көзгә мул уңыш, өстәлләребезгә ризык китерсен, тормышыбызга тынычлык, иминлек, тотрыклылык алып килсен! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим!

Риф Йосыпов, муниципаль район

хакимияте башлыгы.

Просмотров: 1056 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск