Пятница, 03.05.2024, 22:52

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 6 » Халыклар бердәмлеге көне белән!
07:25
Халыклар бердәмлеге көне белән!
2004 елда Дәүләт Думасы 4 ноябрьне Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм итү турында карар кабул итте.
Тарихтан билгеле булуынча, 400 ел элек, ягъни 1612 елның 4 ноябрендә, русиялеләр берләшеп, илебезгә басып кергән поляк интервентларына каршы көрәштә тәүге зур җиңү яулыйлар. Поляк баскынчылары илне тәмам бөлгенлеккә төшерә, халыкны талый, бар мөлкәтне төяп, олау-олау көнбатышка озаталар.
Мәскәү Кремлендә алар хакимлек итә, иң уңышлы җирләрне алпавытлар кулга төшерә. Ватан иминлеге өчен куркыныч янаган шушы авыр мәлдә Түбән Новгородтагы земство старшинасы итеп сайланган Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополнениесе туплана. Аның составына кергән төрле катлам – җир биләүче дворяннар һәм алпавытлар, гади керәстияннәр һәм кәсепчеләр бергә берләшеп, бер максат – Туган илнең бәйсезлеге һәм иминлеге өчен көрәшкә күтәреләләр һәм, зур батырлыклар күр-сәтеп, баскынчыларны тар-мар итәләр. Шушы хәлиткеч вакыйгадан соң Русиядә таркаулык процессы туктала, берләшүгә омтылыш көчәя.
Минин белән Пожарский тәүге халык власте институтын – "Барлык җирләр Советы”н оештыручылар да. 1611-1613 елларда, Земский собор чакырылып, власть башына 16 яшьлек Михаил Романовны сайлап куйганчы, дәүләт идарәлеген шушы совет алып бара. Чын халык геройларына әверелгән Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарскийга 1818 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында һәйкәл куела.
Халыклар  бердәмлегенең һәм дуслыгының нинди зур көчкә ия булуына илебез тарихыннан бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Ил өстенә куркыныч ябырылгач, төрле милләт халыклары, бердәмлек һәм тупланганлык күрсәтеп, сугыш уты белән янап килүче чит ил баскынчыларга каршы дәррәү күтәрелүләре 1812 елгы Ватан сугышы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышлары йомгаклары да ачык сөйли. Ватандашларыбыз әнә шулай тарихның иң авыр чорларында үз-үзләрен аямыйча көрәшкә бердәм күтәрелгәннәр һәм, гаять зур батырлыклар күрсәтеп, Ватанны, изге җирләребезне саклап калганнар.
Халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы дәһшәтле сугыш яланнарында гына түгел, ә тыныч тормышта да чагыла. Хезмәт фронтында – тормышыбызны сугыштан соң тергезү, җайга салу һәм  икътисадны, социаль өлкәләрне үстерү буенча төрле елларда ирешкән казанышларыбыз бар. Бердәм булсак, тыныч тормышта алда торган теләсә нинди зур бурычларны да уңышлы үтәп чыга алабыз.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне белән сезне, хөрмәтле райондашлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иминлек, тыныч тормыш теләп калам.
Риф Йосыпов, 
муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы.

Просмотров: 1261 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 BippeexyHib  
0
В общем на этом сайте всё сами увидите. Всегда новые фильмы появляются раньше чем везде - http://design-mania.ru/newsdesign/dawnguard/ - GTA 5

Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск