Суббота, 04.05.2024, 11:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Декабрь » 24 » Халык мәнфәгатен кайгыртып
12:57
Халык мәнфәгатен кайгыртып
Ел дәвамында башкарылганнарны барлар, алга яңа максатлар билгеләр чак җитте. Район кулланучылар җәмгыятенең "Чакмагыш” сәүдә-җитештерү берләшмәсе эшчеләре өчен узып баручы 2012 ел нинди вакыйгалары белән истәлекле. Идарәлек рәисе Булат Закиров белән әңгәмәбез шул хакта.
– Коллективта кырыктан артык кеше хезмәт сала. Һәркайсы үзенә йөкләтелгәнне намус белән башкарырга омтыла һәм шуның белән гомум планнар үтәлешенә лаеклы өлешен кертә. Бездә күп төрдә продукция җитештерелә. Унбер айда 432,5 тонна икмәк һәм икмәк-булка, 94 тонна кондитер изделиеләре, 5100 декалитр татлы эчемлекләр җитештереп сатылды, – ди ул.
– Сер түгел, уңышлы гына эшчәнлек алып барган шәхси эшкуарлар сафы арта. Көндәшлек шартларында эшләү читенрәк була барадыр? 
– Көндәшлекнең уңай яклары да бар аның. Ул тәү чиратта продукциянең сыйфатын яхшыртуга, продукция төрләрен арттыруга булышлык итә. Ә инде читтән кайтарылганына күпчелек райондашларыбыз шикләнеп карый, үзебездә табигый чималдан җитештерелгән икмәк, икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләрен, ит ярымфабрикатларын, шифалы-татлы суларны, үзләре эшләп чыгарган көнкүреш кирәк-яракларын, хәтта кием-салымны да (чөнки кайтарылганнары да иң ышанычлы җитештерүчеләрдән алына) кулланучылар җәмгыяте магазиннарыннан сатып ала.
Үзгәртеп кору давылы райПОларга ябырылып, тирә-якларда бу төр эшчәнлек туктап калганда-таралганда да бездә, заман таләпләренә яраклашып калды, куллану базарында үз кыйммәтен югалтмады, алай гына түгел, җитештерү куәтен арттыру юлларын табып, халыкны хезмәтләндерүне уңышлы дәвам итте. Халык яшәгән һәр участокта сәүдә нокталарының сакланып калуы кулланучылар җәмгыяте системасындагы гомум эшчәнлекне нәтиҗәле итә.
– Булат Рәфис улы, әйтегез әле, эшләп чыгарган продукцияне район эчендә халыкка сатып бетерү мөмкинме?
– Әйткәнемчә, күләмне елдан-ел арттырып барырга омтылабыз. Шулай итеп сәүдә челтәре дә киңәя. Бүгенге көндә без җитештергән продукция Шаран, Чишмә, Бакалы, Ярмәкәй, Бишбүләк һәм башка районнарда сатыла. Шоферларыбыз көне-төне юлда. Аеруча Азат Мөсәлләмов, Равил Хәбибуллин, Фәдис Габдуллин бу җәһәттән әйбәт эшли.
– Кадрлар турында сүз чыкканда башка участок-лардагы хезмәт алдынгыларын да атап үтсәгез иде.
– Цехлар белән хезмәтенә җитди караган, коллектив ихтирамын яулаган кешеләр җитәкчелек итә. Мәсәлән, икмәк пешерү цехында Алия Нургалиева җаваплы. Икмәк-булка җитештерү участогында озак еллар инде Лилия Сәләхова белән Рәсилә Тангатарова фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә. Җитәкчесе Флидә Казыйханова булган кондитер цехында җиде кеше хезмәт сала. Тырыш коллектив иллеләп төрдә продукция җитештерә. Зөләйха Шәйнурова, Сәгыйдә Әгъзамова, Флидә Фәйзуллина, Лилия Фәррахованың уңганлыгы сокландыра. Ә менә татлы сулар әзерләү Тәүзиха Фәттахова иңенә йөкләтелгән.
Без эшләп чыгарган продукция әледән-әле оештырылып торган күргәзмәләрдә куела, хөкемдарларның һәм сатып алучыларның һәрчак югары бәһасына лаек була. Тәмле-татлы ризыклар туйлар, юбилей мәҗлесләре һәм башка бәйрәм табыннары муллыгын тәэмин итә.
– Җитештерүне арттыру юлларын тагын ниләрдә күрәсез?
– Төзекләндерү, үзгәртеп корулар, яңа төр эшчәнлекләрне кыю кертү — һәммәсе уңышка юл ача. Һәр елны бу максаттан байтак эшләр башкарыла. быел баранка-сушки эшләп чыгара торган заман техникасы сатып алынды. Аны эшләтү Флидә Батыргәрәева җаваплылыгында. Башка төр корылмалар да яңартылды. Гомумән, алган-булдырганнар берничә миллион сумнан артты.
—Өстәмә эшләр, ярдәмче цехлар ачуга ничек карыйсыз?
– Монысы да — заман таләбе. Мәсәлән, хәзер менә байтак еллар инде тегү цехы эшләп килә. Биредә Мәүлидә Басыйрова белән Гүзәл Муллагалиева төрле заказлар кабул итә. Ел башыннан алар 970 мең сумлык тегү эшләре башкарды.
– Яңа елны ничек каршылыйсыз?
– Күңелле мәшәкатьләр, күтәренке кәеф белән. Аеруча җаваплы чор – бәйрәм табыннарының муллыгы-күркәмлеге безнең эшчәнлеккә дә бәйле бит. Ә райондашларга, Яңа ел теләге итеп, илләр имин-икмәкле булсын, күңелләрдә фәкать шатлыклы хисләр генә урын алсын, дияр идем.
– Рәхмәт! Арытаба да уңышлар сезгә!
Әңгәмәдәш — Рәзифә Галиева.
Просмотров: 551 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск