Агымдагы елның 2 мартында район оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм хуҗалыклары арасында муниципаль район хакимияте башлыгы призларына чаңгы ярышлары үткәрелә. Сәгать 11дә башланачак узышларда өчәр ир-аттан (6 километрга узышачаклар) һәм өчәр хатын-кыздан (3 километрга) торган командаларны чакырабыз. Иртәнге 9 сәгатьтән гадәттә ярышлар үтә торган Яңа Коты юлы өстендәге чаңгычылар трассасында теркәү башлана. Барыгызны да саф һавада күңел ачып, чәмле ярышларда көч сынашып кайтырга чакырабыз. Рим Хуҗин, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитетның баш белгече.
|