Пятница, 03.05.2024, 22:15

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 24 » Кем? Кайда? Күпме?
10:24
Кем? Кайда? Күпме?
"Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча барлыгы 31232 центнер сөт савып алынган, шул исәптән Сыйрышбаш фермасында 12775 центнер,  Тозлыкушта – 10201 центнер, Яңа Мортаза  сөтчелек фермасы  коллективы  8255 центнер сөт җитештергән. Савучылар арасында 1 урында Сыйрышбаш товарлыклы-сөтчелек фермасының машина белән сыер саву операторы Гөлназ Зәйнуллина, ул тулаем 2284 центнер сөт җитештергән, һәр сыердан 6921 килограмм сөт савып алган. 2 урында — Фәнәзия Гарифуллина. Аның тулаем савымы 2279 центнер тәшкил итә. Һәр сыерга уртача 5840 килограмм туры килә, ул Тозлыкуш товарлыклы-сөтчелек фермасында эшли. Нәзирә Шәрәфетдинова 1949 центнер сөт җитештереп, 3нче урынга чыккан, һәр сыердан 5906 килограмм сөт савып алуга ирешкән.
***
"Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ел башыннан 22319 центнер сөт җитештергән, бу һәр сыерга исәпләгәндә 3720 килограмм дигән сүз. 
9053 центнер җитештереп, 2 санлы товарлыклы-сөтчелек фермасы 1 урында бара, 2 урында — 1 санлы, 3 урында 3 санлы товарлыклы-сөтчелек фермалары.
Шәхси беренчелекне 3 санлы товарлыклы-сөтчелек фермасы савучысы Зөлфирә Рәфыйкова яулаган, һәр сыердан 4043 килограмм сөт савып алып,1294 центнер сөт җитештергән.
Икенче урында – Харисова Әнисә, 2 санлы фермада эшли, һәр сыердан 4249 килограмм сөт савып алган, барлыгы 1275 центнер сөт җитештергән.
Өченче урында – Кашаева Зөлфия, һәр сыердан 4106 килограмм сөт савып алуга ирешкән, барлыгы 1191 центнер сөт җитештергән, ул 1 санлы фермада хезмәт сала.
"Герой”кооперативында да эш күрсәткечләре яхшы. Хуҗалык буенча барлыгы 37243 центнер сөт җитештерелгән, фермалар арасында Иске Балак товарлыклы-сөтчелек фермасы алда бара – монда һәр сыердан уртача 7289 килограмм сөт савып алынган. Тайняшлылар 2 урында, һәр сыерга  6214 килограмм туры килә, Әхмәт товарлыклы-сөтчелек фермасында һәр сыерга 6145 килограмм сөт савылса, Каранда бу күрсәткеч 5317 килограмм тәшкил итә. Шәхси беренчелектә Әхмәт товарлыклы-сөтчелек фермасыннан   Ләлә Әхмәтҗанова килә, ул 6325 центнер сөт җитештергән, һәр сыердан 3479 килограмм сөт савып алуга ирешкән. Икенче урында – Эльвира Рәфыйкова, һәр сыердан 5964 килограмм сөт савып алган, барлыгы 3280 центнер сөт җитештергән, ул Әхмәт товарлыклы-сөтчелек фермасында эшли. Иске Балак товарлыклы-сөтчелек фермасыннан Лилия Гыйззәтуллина тулаем 2472 центнер сөт савып алып, хуҗалык буенча өченче урынга чыккан. Ул һәр сыердан 8240 килограмм сөт савып алуга ирешкән.
Җаваплылыгы чикләнгән  "Юлдаш” җәмгыяте терлекчеләре ел башыннан 8509 центнер сөт җитештергән, һәр сыердан уртача 3904 килограмм сөт савып алуны тәэмин иткән. Савучылар арасында барган киеренке ярышта 1 урынга Алеся Дәүләтшина чыккан, барлыгы 1268 центнер сөт җитештергән (һәр сыердан уртача 4529 килограмм туры килә).
Икенче урында Гөлназ Гомәрова, ул 1262 центнер сөт савып алган, уртача савым һәр сыерга 4508 килограмм тәшкил итә. 
12040 центнер сөт җитештергән Айгөл Гыйбадуллина өченче урында, ул һәр сыердан 4301 килограмм сөт савып алган.
Просмотров: 701 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск