Үзйөрешле машиналарның һәм башка төрле техниканың техник торышына күзәтчелек итү буенча Башкортстан Республикасы дәүләт инспекциясе агымдагы елның 21 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр "Каргизгеч” операциясе үткәрү турында карар чыгарган иде. Айлык дәвам итә. Дәүләт инспекциясе инспекторлары әлеге карарны үтәү йөзеннән рейдлар үткәрә, катлаулы юллардан үтә алучы моточаналарны файдалану барышында кагыйдәләрне бозуга юл куймауны, техниканың төзек булуын тикшерә. Шулай ук дәүләт теркәү билгеләренең тәртиптә булуы да игътибар үзәгендә тотыла.
|