Агымдагы елның 6 февралендә муниципаль район хакимияте бинасының кече утырышлар залында Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районында Чишмә-Языково-Чакмагыш автомобиль юлының 80 км – 89+800 участогын реконструкцияләү” дип аталган линия объектының территориясен планлаштыру һәм межалау проектын раслау турында”гы карары проекты буенча күмәк халык катнашлыгында ачыктан-ачык тикшерү үткәрелде. Аны карауда 11 кеше катнашты. Күмәк тикшерүне сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, сәүдә һәм халыкка башка төр хезмәтләр күрсәтү буенча даими депутат комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Равил улы Йосыпов алып барды.
Җыелучыларны проектның төп положениеләре белән муниципаль район хакимиятенең архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы, районның баш архитекторы Азат Илдар улы Хисамов таныштырды. Тикшерү барышында Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева, "Башкиравтодор” ачык акционерлар җәмгыяте филиалы – Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлегенең баш инженеры Марат Тәлгать улы Мусин чыгыш ясады. Күмәк тикшерү барышында өстәмә тәкъдимнәр кертелмәде.
Чарада катнашучылар тарафыннан карар проекты тулысынча хупланылды һәм Совет утырышы карамагына тәкъдим ителде.