Пятница, 03.05.2024, 19:47

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 12 » Капремонт яңача оештырылачак
12:40
Капремонт яңача оештырылачак
Торак-коммуналь реформасы
Район мәдәният йортында "Башкортстан Республикасы биләмәсендә урнашкан күп катлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында” Башкортстан Республикасы Законын үтәү буенча киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә Башкортстан Республикасы торак фондын файдалану бүлеге начальнигы Николай Валентинович Мартынов, "Башкортстан Республикасының төбәк операторы” коммерция булмаган җәмгыятенең генераль директоры Борис Павлович Герасимов, аның урынбасары Ринат Хәтмулла улы Гарипов, Башкортстан Республикасы дәүләт торак күзәтчелеге комитетының торак күзәтчелеге (контроле) буенча бүлеге начальнигы Рәзиф Гафур улы Рәкыйпов катнашты. Киңәшмәгә 20 районнан идарә итү компанияләре вәкилләре, торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләре, хакимият башлыкларының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасарлары чакырылган иде.
Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов кыскача районның торак фонды турында сөйләде, аннары Уфа кунаклары чыгыш ясады.
Күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрүдә быел ил буенча яңалык кертелә башлады. Хәзер мондый эшкә фатир хуҗалары үзләре дә җәлеп ителәчәк. Русия Федерациясе Торак кодексы таләпләренә ярашлы, 2014 ел башыннан алып мондый йортларда яшәүче фатир хуҗалары капиталь ремонтка ай саен взнос акчасы күчерергә тиеш була. Шулай ук дәүләт тарафыннан да күпмедер дәрәҗәдә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Шушы эшләргә бәйле берничә норматив-хокукый документ кабул ителәчәк. Бүгенге көндә алар әзерлек стадиясендә.
Быел илдә, билгеле булуынча, торак-коммуналь хуҗалыгы реформасына ярдәм итүнең федераль фонды оештырылды. Агымдагы елда аның ярдәмендә йорт-ларны капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге йортлардан кешеләрне яңа торакка күчерү буенча зур эш башкарылды, бу өлкәдә илнең кайбер төбәкләрендә беренче тәҗрибә тупланды. Хәзер моны төбәк дәрәҗәдә оештыру таләп ителә. Шушы максатта безнең республикада да Хөкүмәт карары белән коммерция булмаган яңа оешма – "Башкортстан Республикасы Төбәк операторы” фонды булдырылды. Әлеге киңәшмәдә нәкъ менә шушы фондның эшен оештыруга бәйле мәсьәләләр каралды. Бу фондта торак хуҗаларының капиталь ремонтка түләүләре – взнос акчалары  тупланачак. Ә ул, үз чиратында, йортларга ремонт үткәрүне оештыра. Акча беренче чиратта ремонт таләп ителгән йортларга бүленәчәк. Төбәк операторы акчаның ни рәвешле файдалануын контрольдә тота. Торак хуҗалары эш төре һәм күләмен,средстволарның ничек тотынылуын үзләре билгели. Взнос күләмен федераль методикага нигезләнеп Башкортстан Хөкүмәте билгели. Әлеге вакытта аның күләме йортларның торышына карап елына 5200-5700 сум күләмендә каралган. Бер квадрат метрга аена 5 сум тәшкил итә, дигән фикерләр дә бар. Һәрхәлдә, Яңа елдан соң бу сумма тәгаен билгеле булачак. Түләү суммасы күрсәтелгән саннар "Башкиргаз” квитанциясендә чагылыш табачак, диләр. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр взнос түләүдән азат ителә.
Төбәк операторы капремонт үткәрүгә подряд оешмаларын җәлеп итә. Шулай итеп, ул барлык оештыру эшләре өчен дә җаваплы булып тора. Бу ысулның өстенлекле ягы шунда: фатир хуҗалары ремонтка дигән тиешле сумманы вакытында җыеп өлгермәсәләр дә, ул йортта ре-монт эшләре башланырга мөмкин. Төбәк операторы бер йорт средствосын икенчесенә күчерә, ә соңыннан "бурыч”ны кайтара ала. Әлбәттә, капиталь ремонт башланганчы күп кенә оештыру эшләрен башкарырга туры киләчәк. Атап әйткәндә, тәүдә капремонт программасы төзелә, ул милек хуҗаларының гомум җыелышында раслана. Җыелыш үткәрүгә бик тә җаваплы карарга кирәк. Анда мөһим мәсьәләләр тикшерелә. Мәсәлән, йортта иң беренче чиратта нинди ремонт эшләрен башкарырга, ай саен күпме взнос акчасы җыярга, подрядчик, заманча төзелеш материаллары, экономия һәм сакчыллыкны ничек тәэмин итәргә һәм башкалар. Шунысын да игътибар үзәгендә тотарга кирәк: торак йортның бөтен ремонт эшләрен дә берьюлы башкарып чыгып булмаячак, шуңа күрә тәүдә иң кирәклесенә, беренче чиратта башкарылырга тиешлесенә тотынырга кирәк. Бердәм булып, үзара килешеп-аңлашып эшләү – уңышның нигезе икәнен дә онытмыйк. Илдә торак фондка капиталь ремонт программасы 30 елга исәпләнгән, эшләр барышы, әйткәнемчә, даими контрольдә тотылачак, тикшерү-экспертиза үтәчәк.
Киңәшмәдә капиталь ремонтны оештыруга бәйле норматив-хокукый, төрле эш төре буенча техник документацияләр әзерләү, мониторинг үткәрү, подряд оешмаларын җәлеп итү, айлык взносларны түләү, кадрлар әзерләү һәм башка күп мәсьәләләр турында да эшлекле сөйләшү барды, күп нәрсәгә ачыклык кертелде. Дөрес, аңлашып  бетмәгәннәре дә бихисап. Залдан бик күп сораулар бирелүе шул хакта ачык сөйли. Аларга Уфа кунаклары тулы һәм анык җавап бирергә тырыштылар, эшне яңача оештыру барышында күп нәрсә ачыкланачак, диделәр.
Очрашуда шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгында барган реформага кагылышлы материаллар Республика торак фонды сайтына урнаштырылачагы, киң-күләм мәгълүмат чаралары аша халыкка шушы реформа барышы турында даими җиткерелеп, аңлатылып торылачагы хакында да әйтелде. Йортларга капиталь ремонт башкару шул рәвешле киләчәктә ачык һәм үтә күренмәле булачак.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 662 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск