– Алмаз Венер улы, җәмәгать маллары җәйге лагерьлардан кайтып беттеме, терлекчелек фер-маларының мал кышлатуга әзерлеге ни дәрәҗәдә?
– Өч хуҗалыктан башкаларында маллар фермаларга кайтарылды һәм алар кышкы рацион буенча ашатыла башлады. Мал тораклары, каралтылар һәр хуҗалыкта җәйге айларда ремонтланды, тирестән чистартылды, биналарга дизенфекция үткәрелде, су белән тәэмин итү системасы каралды. Эш урыннары терлекчеләр белән тулыландырыла. Кыскача итеп әйтсәк, бүген фермаларда малларны уңышлы кышлатып чыгару өчен тиешле шартлар бар.
– Ә ни өчен соңгы көннәрдә сөт җитештерү кимеде, моның сәбәбен нидә күрәсез?
– Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, табигать шартларына бәйле. Соңгы вакытта озакка сузылган яңгырлар, моның өстәвенә көннәрнең кинәт суытып җибәрүе продукция алуга начар йогынты ясады. Икенчедән, кеше факторы да эшнең ахыргы нәтиҗәләренә нык тәэсир итте. Малларны җәйләүләрдән фермага кайтарып кышкы шартларда асрый башлаганда эш оештыруда кайбер җитешсезлекләр дә булды. Минемчә, бу вакытлыча күренеш. Тиздән, күчү чоры кыенлык-ларыннан соң эшләр көйләнеп, маллар яңа шартларга күнегеп беткәч, ферма коллективларының барысы да тотрыклы эшләп китәр, дип ышанам.
– Сөт җитештерүнең еллык планнары үтәлеше барышы турында ни әйтерсез?
– Бүгенге авырлыкларга карамастан, еллык план, һичшиксез, үтәләчәк. Агымдагы елның 9 аенда район буенча барлыгы 33551 тонна сөт җитештерелде. Бу – планга карата 106,6 процент. Һәр сыердан уртача 4514 килограмм сөт савылды. Күрүегезчә, сөт җитештерү күрсәткечләре югары, узган елның шушы чорына караганда продукцияне күбрәк җитештерәбез.
– Мал азыгы кышлату чорына җитәме?
– Еш явып торган яңгырлар эшне бераз тоткарласа да, басуларда кукуруз уру һәм яшел массаны силос итеп салу дәвам итә. Көн җилләтү белән комбайннар эшкә керешә. Хәзер фермалар янындагы әзер силос базлары артканнан-арта бара. Быел алдагы кышлату чорына һәр шартлы малга исәпләгәндә фуражны да кертеп кимендә 45 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куелган иде, ул арттырып үтәләчәк. Күпчелек хуҗалыкларда ферма яннарында ел ярымлык азык запасы тупланды. Мал азыгының сыйфаты район вет-лабораториясендә тикшереләчәк.
– Малларны кышкы рационга күчерү тәмамландымы?
– Барлык фермалар да кышкы рационга күчте дияргә була. Хәзер безнең алда торган төп бурычларның берсе – мал азыгын нәтиҗәле тотыну, сыйфатын ныклы контрольдә тотып, баланслап ашату. Әгәр дөрес итеп ашатсак, ягъни җитәрлек күләмдә генә түгел, ә аны кирәкле микро һәм макроэлементлар белән баетып, төрләндереп, малларның үзенчәлегенә карап бирсәк, сөт җитештерү, һичшиксез, артачак. Без бу хакта дүшәмбе көнне зоотехник белгечләр белән очрашып җентекләп сөйләшәчәкбез, эшебезгә анализ ясап, киләчәккә тәгаен бурычлар билгеләячәкбез.
Рәшит Вахитов
әңгәмәләште.