Четверг, 02.05.2024, 08:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 11 » Күркәм тамаша бүләк иттеләр
14:53
Күркәм тамаша бүләк иттеләр
"Исәнмесез!” – дип башлыйк әле,
Очрашулар шулай башлана 
Сезнең белән бүген очрашуга
Күңелебез шундый шатлана.
Менә шундый шигъри юллар белән ихлас сәламләде "Гаилә рухы таза булса, сау-сәламәт булыр ил-көн дә” дип исемләнгән концерт программасы белән район тамашачысы алдында чыгыш ясаучы Иске Калмаш  авыл Советы авыл биләмәсе мәдәният учаклары үзешчәннәре. Концерт яшьләр коллективының "Тирмә” күмәк биюе  белән ачылды. Ильяс Корбанов моңлы тавышы белән "Яратмасаң, яратырсың”, "Татар кызы” сөю җырларын башкарып тамашачыны әсир итте. Лилия Сабирова һәм Айдар Гәбдикәевның дәртле, заманлаштырылган башкорт биюен дә чакмагышлылар  яратып кабул итте.  Ир-егетләр һәм хатын-кызлар вокал ансамбльләре башкаруындагы җырлар  тигез, матур килеп чыкты. 10 нчы сыйныф кызлары Илсөяр Ханнанова, Лилия Зәйнуллина, Илсөяр Акчурина триосы башкаруындагы "Әнием” җыры да уңышлы сайланган.
Сәнгатькә гашыйк Дилара һәм Таһир Сабировлар гаиләсендә үскән кызлар Лилия белән Альбина шаян татар биюен оста башкардылар. Нәфис сүз жанрына караган шигырьне  да уңышлы сайлаганнар. Рамил Булатов башкаруындагы  Нәкыйп Галимовның "Нишләр идең” шигырен тамашачы аеруча яратып кабул итте. Элина Бәлагетдинова белән Наил Макуловның көчле, моңлы тавышлы дуэты программаны бизәде. "Әйтелмәгән мәхәббәтем” (В.Фәттәхова сүзләре, Урал Рәшитов көе) җырын алар профессионал артистлардан һич калышмый башкардылар. Апалы-энеле Чулпан Шәмсетдинова һәм Ильяс Корбанов башкаруында "Исмә әле, җил” җырын да тамашачы җылы кабул итте. Бию коллективы тамашачы игътибарына башкорт, татар биюләрен тәкъдим итте. Илнур Шәмсетдинов "Янбикә”, "Кыр казлары”, Зимфира Зәйдуллина "Ак розалар”, "Шушы яктан, шушы туфрактан без”, Фидан Сираҗетдинов "Синсез дә яшәп булмый”, "Рәнҗемә” дигән җырларны моңлы итеп башкардылар. 11 сыйныф укучысы Тимур Кашаев "Сунарчы” башкорт халык биюен бик матур биеде. Шулай ук  тамашачы кызлар бию ансамбле башкарган стильләштерелгән  рус биюен яратты. Гомумән, концерт программасына мәктәп укучыларын, яшьләрне күп җәлеп иткәннәр. Мәктәп укучыларының кечкенәдән сәнгать тормышына гашыйк булулары ачык күренә. Смотрга җырчыларны Радик Янбухтин белән Финал Сәлимгәрәев әзерләсә, биюләрне Айдар Гәбдикәев, Альбина Булатова һәм Илиана Кудашева сәхнәгә куйдылар. Программаны  Иске Калмаш мәдәният йорты мөдире Динара Мостафина һәм  нефть эшкәртү станциясендә хезмәт салучы Рамил Булатов алып барды.
Айгөл Миргазова.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.

Просмотров: 701 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск