Воскресенье, 28.04.2024, 10:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Май » 30 » Көрәшчеләребез казанышы
08:07
Көрәшчеләребез казанышы

Безнекеләр – беренче!

Агымдагы елның 16 апреленнән 18 апреленә кадәр Мәләвез шәhәрендә милли көрәш буенча Башкортстан беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда республикабыз шәhәр hәм авыл районнарыннан 31 команда катнашты. Безнең районның җыелма командасы да шушы абруйлы бәйгедә зур җиңүләр яулады. Команда составына кергән көрәшчеләребез Айдар Кодаяров, Алмаз Фәйзуллин, Илнур Зәйнетдиннов, Рөстәм Исламов, Илнур Гомәров, Рөстәм Зыякаев үз авырлыгы категорияләрендә бик яхшы чыгыш ясады. Киеренке  ярышларда безнең егетләребез көндәшләрен җиңә барып, нәтиҗәдә гомум команда беренчелегендә беренче урынга чыктылар hәм Башкортстан чемпионы исеменә лаек булдылар.

Милли көрәш буенча шушы бәйгеләрдә җиңеп чыккан спортчыларыбызны – үзләрен республикада иң көчлесе итеп таныткан Чакмагыш батырларын уңыш белән котлыйбыз. Булдырасыз, егетләр!

Рәшит Вахитов.

Просмотров: 692 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск