Суббота, 04.05.2024, 04:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 28 » Көнүзәктә – мөһим мәсьәләләр
14:36
Көнүзәктә – мөһим мәсьәләләр
22 октябрьдә Уфада Русия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча советның күчмә утырышы үткәрелде. Анда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты һәм Совет утырышын алып барды.
Совет узган елның июнендә оештырылган. Аның тәүге утырышында берлектәге эш планы кабул ителеп, 2025 елга кадәр төп юнәлешләре билгеләнә. 2013-2015 елларда аны тормышка ашыру буенча Хөкүмәтнең эш планы кабул ителгән, Русиядә яшәүче төрле милләтләрнең бердәмлеген,илнең этномәдәни үсешен ныгыту про-граммасы эшләнгән. Болар хакында ил башлыгы Совет утырышында катнашкан федераль орган власте, милли-мәдәни берләшмәләре, фәнни һәм эксперт җитәкчеләренә җиткерде.
– Дәүләт милли сәясәте стратегиясен урыннарда тормышка ашыруда муниципаль һәм төбәк властьлары мөһим көч булырга тиеш, әмма, дөресен әйтергә кирәк, бу юнәлештә эш бик сүлпән бара, – диде Владимир Путин үз чыгышында. – Федераль стратегияне тормышка ашыру планы Русиянең бары тик тугыз төбәгендә генә төзелгән. Әгәр тәгаен башкарылган эшләр турында сүз алып барсак, хәлләр тагын да начаррак. Төбәк планнары бары тик 21 субъектта гына кабул ителгән.
Урыннарда җитәкчеләрнең милләтара мәсьәләләр белән җитди шөгыльләнмәве аркасында бу үтә дә четерекле, мөһим эш үзагышына куела башлый, нәтиҗәдә һәртөрле аянычлы хәлләр килеп туа. Мәскәү шәһәренең Бирюлево районында күптән түгел булган фаҗига, анда яшәүче бер төркем кешеләрнең ризасызлык белдереп урамга чыгулары – моның ачык бер мисалы. Русия Президенты белдерүенчә, урындагы власть җитәкчеләре еш кына кабинетта эшләүне өстен күрә, моңардан файда юк. Ә мондый фаҗигале хәлләр кинәт кенә барлыкка килми, аңа   еллар дәвамында нигез салына. Төбәк һәм урындагы власть органнары халыкны борчыган мәсьәләләргә игътибарлы булып, аларны үзвакытында хәл итәргә тиеш. "Әгәр власть кешеләрне ишетергә теләми икән, бу милли һәм дини нигездә авыр конфликтларга, әлеге проблемаларны хокукый яктан дөрес булмаган алымнар белән хәл итүгә китерәчәк”, – диде Президент һәм әлеге мәсьәләләрдә җаваплылыкны көчәйтү буенча башкарылганнарның кайберләренә тукталды. Мәсәлән, төбәк һәм муниципаль властьларның вәкаләтләрен һәм милләтара низаглар өчен аларның җаваплылыгын билгеләүче закон кабул ителүен әйтте. Президент милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр мониторингы системасын булдырырга, конфликтларны алдан кисәтү чараларын әзерләргә кирәк, диде һәм бу мәсьәләне хәл итүнең башка юллары турында да әйтте.
Совет утырышында ике дистәгә якын кеше чыгыш ясап, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсенә кагылышлы уй-фикерләрен, тәкъдим-киңәшләрен җиткерде. Очрашуда иң зур байлыгыбыз – илебездә милләтара килешүне саклау буенча берлектәге эш юнәлешләренә бүгенге көн таләпләреннән чыгып аныклык кертелде. Совет утырышында Башкортстан Республикасы Пре-зиденты Рөстәм Хәмитов катнашты.
Шул ук көнне ил Президенты Владимир Путин башкалабызда Русия диния нәзарәтләре мөфтиләре бе-лән очрашу үткәрде. Ул илнең, республиканың төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре белән кадрлар әзерләү, мигрантларны социаль-мәдәни адаптацияләү, дәүләт һәм дини оешмаларның үзара бәйләнеше проблемалары турында сөйләште. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бүген формаль булмаган дини агымнар идеяләренә каршы тору өчен Исламны социальләштерү, яңа алымнар куллану мөһим, мөселман мәдәнияты үзәкләре, мөселман яшьләре һәм хатын-кызлары клублары оештырырга мөмкин.
М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үткән Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллык юбилей тантанасында катнашучылар Волгоградта теракт вакытында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 668 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск