Финанс елында бюджет үтәлеше турында карар проектын күмәк халык катнашлыгында ачык тикшерү үткәрелде. Анда муниципаль бюджет оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты. Узган финанс елында бюджет үтәлеше турындагы карар проекты белән җыелучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов таныштырды. Күмәк тикшерүдә катнашучылар әлеге карар проектын бертавыштан хуплады һәм ул муниципаль район Советының якындагы утырышы карамагына чыгарырга тәкъдим ителде.
|