Муниципаль район Советында 2003 елның 6 октябрендә 131-ФЗ саны белән кабул ителгән " Русия Федерациясендә урындагы үзидарәлекне оештыруның гомум принциплары турында”гы Федераль законның 28 нче маддәсенә, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставының 13нче маддәсенә нигезләнеп, муниципаль район Советы рәисенең 2013 елның 25 ноябрендәге 6 санлы карары белән агымдагы 2013 елның 11 декабрендә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының "2014 елга һәм 2015 белән 2016 елларның планлаштырылган чорына Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджеты турында” һәм "2014 елга һәм 2016 елга кадәрге чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисади үсеше фаразлары турында” карарлары проектлары буенча күмәк халык катнашлыгында ачык тикшерүләр оештыру билгеләнде. Карарлар проектларын күмәк тикшерү чарасы муниципаль район хакимияте бинасының (Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55 санлы йорт) зур утырышлар залында сәгать 10 да башланачак. Күмәк тикшерүне оештырып үткәрү буенча махсус комиссия төзелде. Карарлар проектлары белән Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының мәгълүматлар стендында һәм үзәк район китапханәсенең уку залында җентекләп танышу мөмкинлеге тудырылды. Бу карарлар проектлары буенча район халкы язма тәкъдимнәрен 2013 елның 5 декабренәчә 17 сәгатькә кадәр Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55 санлы йорт, 19нчы бүлмә адресы буенча Чакмагыш районы муниципаль район Советына җибәрә ала.
|