Җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш” җәмгыятендә
(элекке "Чулпан” хуҗалыгы) язгы чәчү
уңышлы тәмамланды. Равил Йосыпов "ДТ – 75” тракторында 650 гектарда
орлык күмдерде. Шундый ук
техникада Исмәгыйль Әхмәтҗанов 560 гектарда чәчте. Фәүзит Батыргәрәев ("МТЗ
– 82”),
Илhам Сәгыйтовның ("Т – 70”)
тырышлыгы да мактауга лаек.
85 санлы hөнәрчелек лицее укучылары, Көсәкәй hәм Yрнәк авылларында туып үскән үзебезнең егетләр Заhир
Әхмәтҗанов, Альберт Миңнуллин, Артур Шәрипов, Илнар
Миңнегулов, Фәнүр Гәрәев, Рәмзил Сафин юллама нигезендә июнь ахырына кадәр
бездә практика үтәргә кайтты. Алган белемне чәчкеч агрегатлары артында
гамәлдә бик оста кулланган бу уңган егетләргә күмәк хуҗалык җитәкчелеге рәхмәтле.
Вәсилә Батыргәрәева,
"Юлдаш”
җәмгыятенең баш бухгалтеры.
|