20 февральдә үзешчәннәрнең район фестивале тәмамланды. Ике атна дәвамында авыл Советлары авыл биләмәләрендә яшәп иҗат итүче һәвәскәр артистлар район тамашачысын бай концерт программалары белән сөендерде. 28 февральдә һәм 1мартта фестивальнең йомгаклау концерты була. Бу ике көндә кичке 19 сәгатьтә концерт, көндез 11дән 13 сәгатькәчә район мәдәният йорты фойесында ярминкә оештырыла. Кичке программада чыгыш ясаучы авыл биләмәләре үзешчәннәре бу сәгатьләрдә үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукция: сөт ризыклары, камыр ашлары һәм кондитер ризыклары, көндәлек кирәк-яраклар тәкъдим итәчәк. Ярминкәләргә һәм концертларга рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар! Зөһрә Фазлыева.
|