Үткән атнада традициягә кереп ел да уздырылган студентлар көтеп алган талип-талибәләргә багышланган бәйрәмнең беренче көне "Олимпияче” физкультура спорт савыктыру комплексында үтте. Һәр елдагыча, ,студентлар сагынышып туган районына кайттылар. Бер-берсен күрү белән шатланышалар, кочаклашалар. Килүчеләр саны да ишәйгәннән-ишәйде. Якташларыбыз оештырылган ярышларда теләп катнашты. Кунаклар өч командага бүленеп волейбол уйнадылар. Беренче урынны Башкорт дәүләт аграр университеты студентлары яулады (Г.Хаҗиева, Д.Әрдәширов, Л.Әрдәширова, И.Йосыпов, М.Сафиуллин, Р.Заһидуллин). Икенче урында – Башкорт дәүләт авиация-техник университеты талип-талибәләре (М.Рәфыйков, В.Әхмәдуллин, Д.Моратов, С.Тимерханов, Г.Дәүләтшина, Э.Шакирова) Башкорт дәүләт нефть-техник университеты студентлары өченче урында (А.Әһәлетдинов, А. Әхмәтгәрәев, А.Кәримов, Э.Камалетдинова, А.Мәгалимов, А.Шәехова). Уенда катнашкан студентлар кыйммәтле бүләкләр алды. Күркәм бер йолага әверелгән очрашу быел да югары дәрәҗәдә үтеп, берсен дә битараф калдырмады. Уку йортларын тәмамлагач, якташларыбызның күпчелеге туган җирен данларга эшкә кайтыр, дип ышанасы килә. Шамил Закиров.
|