Пятница, 03.05.2024, 12:47

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Февраль » 7 » Яшьләр сынатмый ул
08:38
Яшьләр сынатмый ул
Үткән атнада традициягә кереп ел да уздырылган студентлар көтеп алган талип-талибәләргә багышланган бәйрәмнең беренче көне "Олимпияче” физкультура спорт савыктыру комплексында үтте. Һәр елдагыча, ,студентлар сагынышып туган районына кайттылар. Бер-берсен күрү белән шатланышалар, кочаклашалар. Килүчеләр саны да ишәйгәннән-ишәйде. Якташларыбыз оештырылган ярышларда теләп катнашты. Кунак- лар өч командага бүленеп волейбол уйнадылар. Беренче урынны Башкорт дәүләт аграр университеты студентлары яулады (Г.Хаҗиева, Д.Әрдәширов, Л.Әрдәширова,  И.Йосыпов, М.Сафиуллин, Р.Заһидуллин).
Икенче урында – Башкорт дәүләт авиация-техник университеты талип-талибәләре (М.Рәфыйков, В.Әхмәдуллин, Д.Моратов, С.Тимерханов, Г.Дәүләтшина, Э.Шакирова) Башкорт дәүләт нефть-техник университеты студентлары өченче урында (А.Әһәлетдинов, А. Әхмәтгәрәев, А.Кәримов, Э.Камалетдинова, А.Мәгалимов, А.Шәехова). Уенда катнашкан студентлар кыйммәтле бүләкләр алды. Күркәм бер йолага әверелгән очрашу быел да югары дәрәҗәдә үтеп, берсен дә битараф калдырмады. Уку йортларын тәмамлагач, якташларыбызның күпчелеге туган җирен данларга эшкә кайтыр, дип ышанасы килә.
Шамил Закиров.

Просмотров: 572 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск