Тәүдә безнең команда Чишмәнең яшь хоккейчылары белән алышты. Ярыш киеренке булды, егетләребез исәптә әйдәп барса да, бу юлы уңыш чишмәлеләргә елмайды – 1:3 исәбе белән отылдык. Әмма беренче уңышсызлыктан күңелне төшермәдек, тагын да чәмләнебрәк уйнарга керештек һәм җиңүләр озак көттермәде: Бишбүләк һәм Балтач районнары командалары белән ике уенда да 5:3 исәбе белән көндәшләребездән өстен икәнлегебезне дәлилләдек. Ә инде Туймазы шәһәре командасы белән уенда (стыковая игра) 15:4 исәбе белән җиңеп, үзебезнең шушы төркемдә иң көчле командаларның берсе икәнлегебезне янә расладык.
Моннан тыш, команда әгъзалары Марсель Усманов – турнирның иң яхшы һөҗүмчесе, Арсен Шәехов иң яхшы сакчысы дип танылды. Егетләр икесе дә Чакмагыш гимназиясендә белем ала.
Мин, команданың җитәкче-тренеры буларак, шушы язмам белән җиңү шатлыгын уртаклашып, район гәзите аша һәр хоккейчы егетебезнең ата-аналарына барысын да аңлап, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп торганнары өчен ихлас күңелемнән рәхмәт сүзләре җиткерәм.
16-17 февральдә исә егетләре-безне тагын да сынаулар көтә – без алда исемләп кителгән командалар вәкилләре белән II турда үз бозыбызда, Чакмагышта көч сынашачакбыз. Барлык чакмагышлыларны егетләребезгә көч-дәрт биреп торырга, кызыклы уенннар шаһиты булырга чакырабыз.
Фидрат Гыймаев,
команданың җитәкче-тренеры.