Пятница, 03.05.2024, 09:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Февраль » 7 » Яшь хоккейчылар ярышлары
07:58
Яшь хоккейчылар ярышлары
Яшь хоккейчыларның А.В.Тарасов исемендәге "Алтын шайба” клубы призына ярышлар илебездә күп еллардан бирле даими үткәрелә һәм аңа миллионлаган бала, үсмер җәлеп ителә. Бу бәйгеләрдә безнең район вәкиле – Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы да хәтсез еллар дәвамында катнашып, зур җиңүләр яулады. Хәтта Башкортстан чемпионы булды һәм Русия күләмендәге ярышларда республика данын яклады.
Быелгы, ягъни 2011-2012 еллардагы кышкы сезонда барган бәйгеләрдә дә безнең үсмерләр актив катнаша. 1999-2000 елларда туган малайлар күптән түгел Чишмә касабасында үткән республика финал ярышларына чакырылды. Безнекеләр өченче төркемдә уйнап (анда Межгорье шәһәре һәм Куергазы районы командалары катнашты), икенче урынга күтәрелгән иде. Финалда исә дүртенче урынны алды. Республикадагы йөзләгән команда арасында бу әйбәт күрсәткеч булып тора.
"Алтын шайба” клубы кысаларында тагын бер юнәлештә ярышлар бара – 1997-1998 елларда туган малайлар арасында "Яшь хоккейчылар лигасы” бәйгеләре оештырыла. Безнең үсмерләр анда катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап килә. Боздагы алышлар дәвам итә, аның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте һәм спорты министрлыгы тарафыннан әлеге кышкы айларда балалар һәм үсмерләр арасында спортның күп төрләре буенча күмәк бәйгеләр үткәрелә. Ул "Ихата чемпионнары лигасы. Кышкы старт” дип атала һәм 2013 елда Уфа шәһәрендә үтәчәк VI Кышкы халыкара балалар уеннарына багышлана. Анда 12 яшьтән 16 яшькәчә яшь спортчылар җәлеп ителә.
Шушы күмәк ярышларда безнең районның 1999-2000 елларда туган үсмерләре бездә иң популяр спорт төре булган шайбалы хоккей буенча көч сынаша. Әйтергә кирәк, алар уңышлы старт алды. Зона ярышлары Чакмагышта үтте. Боз мәйданында киеренке барган уеннарда безнекеләр икенче урынга чыкты. Раевканың яшь хоккейчылары – беренче, Илеш – өченче, Туймазы – дүртенче, Бүздәк командасы бишенче урынны алды.
Радик Шәймөхәммәтов,
Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт 
мәктәбе директоры. 

Просмотров: 468 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск