|
Главная » 2012 » Февраль » 28 » Яшь хәбәрчеләр очрашты
07:20 Яшь хәбәрчеләр очрашты |
21 февральдә "Яшь хәбәрчеләр мәктәбе”нең чираттагы дәресендә урта мәктәпләрдән әдәбият сөюче, иҗат канатларында җилпенүче яшь каләмкярләр җыелды. Мөхәррир урынбасары Рәшит Вахитов гәзитнең стиле белән таныштырып үткәннән соң, "яшь хәбәрчеләр” түгәрәге җитәкчесе Лилия Батталова гәзитнең ясалышы, дизайны буенча макет төзеп күрсәтте. Соңыннан укучылар "Минем хыялымдагы гәзит” дигән иҗади эш башкарды. Аларның һәркайсы, үзләрен баш мөхәррир итеп хис итеп, берсеннән-берсе кызыклы, күркәм һәм мавыктыргыч "гәзитләр ясады”. Очрашу ахырында яшь хәбәрчеләргә алдагы көннәрдә мәкәләләр язар өчен темалар бирелде. Эльвина Миңнеханова фотосы.
|
Просмотров: 573 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|