Воскресенье, 05.05.2024, 23:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 19 » Яшь экологлар бәйгесе
07:07
Яшь экологлар бәйгесе
Чакмагыштагы Балалар иҗат үзәгендә менә өченче ел рәттән инде тирә-як мохитне өйрәнүчеләрнең тикшеренү эшләре бәйгесе үткәрелә. Гомум белем бирү мәктәпләре укучыларын туган җиребезнең экологик мохите проблемаларын өйрәнү һәм табигатьне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу, аларга экологик тәрбия бирү максатларын күз уңында тоткан конкурста быел Чакмагыш беренче, Балалар иҗат үзәге, Митрә-Әюп, Тайняш, Яңа Балтач һәм Үрнәк урта мәктәбе укучылары катнашты. Җиңүчеләр биш номинация буенча билгеләнде.
"Үсемлекләрнең ботаникасы һәм экологиясе” дип исемләнгәнендә беренче урта мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Эльвира Фазлыева (укытучысы Г.З.Фазлыева) – беренче, Балалар иҗат үзәгендә Г.Р.Вилданова җитәкчелегендә шөгыльләнүче Лилиана Йосыпова (6 сыйныф) икенче урынны яулады.
"Тере организмнарның зоологиясе һәм экологиясе” номинациясендә Митрә-Әюптән тугызынчы сыйныф укучысы Гөлназ Сәетова (Д.Р.Захаров) – беренче, Тайняш мәктәбенең 11нче сыйныфыннан Айгөл Кәримова (И.Д.Гаскәров) икенче булды. Яңа Балтач урта мәктәбенең А.Р.Хәмәдиева җитәкчелегендә шөгыльләнгән 9 сыйныф укучысы Йолдыз Гәрәева "Тирә-як мохитне саклау” номинациясе җиңүчесе булды. Үрнәк мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Альберт Нургалиев (укытучысы А.Ә.Насыйбуллина) "Экология химия” номинациясендә икенче урынны алды. "Гидробиология һәм ландшафт экологиясе” номинациясендә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Аяз Салихов (Г.З.Фазлыева) беренче булды. 
Жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган эшләр конкурсның республика этабына җибәрелде. Тиздән 2 укучыга башкаладан чакыру хәбәре килде. Декабрь аенда "Башкортстан яшьләре тирә-як мохитне өйрәнә” исеме белән республика бәйгесендә Лилиана Йосыпова укытучысы Гөлназ Рәдиф кызы Вилданова һәм Аяз Сәлихов җитәкчесе Гүзәл Зөфәр кызы Фазлыева белән бергә катнаштылар. "Күгәрек гөмбәләренең үсешенә фитонцидларның йогынтысы” доклады белән чыгыш ясаган Лилиана, өченче урынны яулап, Мәгариф министрлыгының дипломына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Мәктәп яны бакчасының туфрагын тикшерү эше белән шөгыльләнгән Аязга шул ук министрлыкның Мактау грамотасы тапшырылды.
Рәзилә Арсланова.

Просмотров: 625 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск