Четверг, 02.05.2024, 02:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 14 » Якташыбызга — Батырлык ордены
08:08
Якташыбызга — Батырлык ордены
Улларын хәрби хезмәткә озаткан аналар төн йокыларын тынычсызлык белән үткәрәләр. Кайтыр көннәрен саный-саный түземсезлек белән көтәләр. Ни кызганыч, солдат-уллар барысы да исән-имин туган якларына әйләнеп кайта алмый… 
Февраль аеның тәүге көнендә Каран авылында яшәүче Муллаяновлар гаиләсендә күңелдә уелып калырлык вакыйга булды. Бу көнне Каран авылында туып-үсеп, Чечня Республикасында контракт буенча хәрби бурыч үтәгәндә батырлык күрсәтеп дошман белән каты бәрелештә һәлак булган солдат Марат Марс улы Муллаяновның әти-әнисенә үзе вафат булганнан соң  Русия Федерациясе Президентының 2012 елның 6 ноябрендә кул куелган 1499 санлы  Указы нигезендә Батырлык ордены тапшырылды. Югары дәүләт бүләген Маратның әти-әнисе – Марс Барый улы һәм Нәфисә Сабит кызына  6795 хәрби часть  лейтенанты Константин Владимирович Жирников, муниципаль район хакимияте вәкиле Геннадий Алексеевич Солодовников, Чакмагыш һәм Илеш районнары хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Альберт Хәниф улы Хәбиров һәм Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, Каран авылы бригадиры Рәшит Хисаев  белән берлектә тапшырды. 
Марат районыбызның Каран авылында 1989 елның 9 апрелендә дөньяга килгән. Балалык һәм мәктәп еллары ямьле табигатьле туган авылында узган. Арытабан ул укуын 85 санлы Чакмагыш профессиональ лицеенда дәвам итә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң 2007 елның 12 ноябрендә Чакмагыш һәм Илеш районнарының хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә алына. Хәрби бурычын ул махсус тәгаенләнештәге "ВЯТИЧ”6761 хәрби частенда, өлкән сапер  вазыйфасында үти. Ә 2010 елның февралендә икенче дәрәҗә "Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен” күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнә һәм "Краповый берет” йөртү хокукына ия була. Якташыбыз Марат үзен тик уңай яктан гына күрсәтеп, хәрби бурычын намус белән башкара. Әмма җаваплылык, уңганлылык, кешелеклелек, булдыклылык, кыюлык кебек сыйфатларны туплаган егетебезнең гомере бик кыска була: Чечен Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә бандит формированиеләре белән бәрелештә батырлык күрсәтеп каты җәрәхәтләнеп, 2010 елның 7 июнендә яралардан һәлак була. 
Сөлек кебек егетебезнең ил алдындагы бурычын үтәүдә бик яшьли гомере өзелүе үтә дә кызганыч. Әти-әнисенә, туганнарына Ходай  түземлек-сабырлык бирсен, дип телисе генә кала.
Айгөл Миргазова.

Просмотров: 730 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск