Пәнҗешәмбе, 1 мартта сәгать 10да район үзәгенең беренче урта мәктәбенең хоккей мәйданында мәктәп яшендәге үсмерләр командалары арасында Ирек Котдусов истәлегенә шайбалы хоккей ярышлары оештырыла. Шимбә, 3 мартта исә 1960-70-80 елларда туган ир-егетләр командалары Рифгать Гәрәев истәлегенә көч сынашачак. Хоккей сөюче хөрмәтле райондашларыбызны 17 сәгатькә шул ук боз мәйданына чакырабыз. Мөдәрис Гафаров.
|