Суббота, 04.05.2024, 05:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 11 » Яңа уңышлар, бәхет-шатлыклар телим!
07:14
Яңа уңышлар, бәхет-шатлыклар телим!
Кичә, 9 декабрьдә, Русиядә Ватан  Геройлары көне билгеләнеп үтелде
Билгеле булуынча, Чакмагыш туфрагында туганнар арасында өч Советлар Союзы Герое, ун Социалистик Хезмәт Герое бар. Аларның Туган ил, халкыбыз алдындагы хәрби батырлыклары һәм тыныч хезмәттәге фидакарьлекләре яшь буынга һәрвакыт үрнәк булып тора. Узган гасырның җитмешенче елларында соклангыч хезмәт күрсәткечләренә ирешкән якташларыбызның берсе – Рапат авылында туып үскән, шул җирдә иген игеп ил табынын баетып яшәгән, бүген дә игелекле гомер кичерүче Ринат Йосыпов. Тырыш хезмәтләре өчен ул югары дәүләт бүләкләренә лаек булды: ике Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнде. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1976 елның 23 декабрендә аңа Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исем бирелде.
Ринат Шәйхулла улы районда беренче булып Ленин комсомолы премиясенә лаек булды, СССР Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә катнашып, «Москвич» автомобиле белән бүләкләнде.
Бик күп җәмәгать эшләрен  дә башкара. ВЛКСМның XVI һәм XVII, КПССның  XXV һәм  XXVII съездларында катнаша.
Лениза Хәмзә кызы белән 38 ел  тату гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Нияз белән Илназ әтисе юлыннан киттеләр. Нияз менә 5 ел инде "Үзәк” машина-технология станциясендә механизатор булып эшли, «МТЗ-82” тракторына идарә итә. Төпчекләре Илназ  элеге вакытта 85 санлы Чакмагыш һөнәрчелек лицеенда укый, төзүче-сварщик һөнәрен  үзләштерә. 
Кичә иртән Ринат Шәйхулла улы Башкортстан  телевидениесе аша  хәбәрченең сорауларына җавап бирде. Мин дә телефон аша аны шушы истәлекле дата белән котлап,  хезмәт батырыннан тормыш хәлләре турында сораштым. «Аллага шөкер, матур итеп, һәр туган көнгә шатланып яшибез. Ике улыбыз да яныбызда , авыл һөнәрен сайладылар. Мал-туар, кош-корт асрыйбыз. Тырышып эшләгәннәр авылда әйбәт яши. Яшьләргә әйтер сүзем шул : бары тик хезмәт кенә тормышны алга әйди, яхшырта, яшәтә. Безнең заманда «Икмәк булса , җыр да булыр», – дигән канатлы сүз бик модада иде. Ул сүз әле дә актуальлеген югалтмады. Өстәлебездә күпереп пешкән икмәк, башка ризыклар булса гына кәеф күтәрелә, киләчәккә өмет-ышаныч арта. Элек гади  хезмәт кешесе почетта иде. Хәзер җырчы, артист халкы,  юмористлар  төп геройларга әверелде.  Бу бигүк дөрес түгел, элеккечә  хезмәт кешесен ныклап күтәрергә кирәк, чөнки безгә яшәү көчен алар  бирә.
”Барлык абунәчеләргә якынлашып килүче Яңа елда исәнлек-саулык, имин, тыныч тормыш, хезмәт уңышлары телим!” – дип, хөрмәтле Ринат Йосыпов район "Игенче” гәзите укучыларына күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрен җиткерде.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 607 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск