Суббота, 04.05.2024, 00:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 5 » Яңа ел бәйрәмен үткәрү турында
09:20
Яңа ел бәйрәмен үткәрү турында
Муниципаль район хакимиятендә
Яңа  ел бәйрәме чараларын оешкан төстә үткәрү максатында муниципаль район хакимияте  карар кабул итте. Яңа ел бәйрәме чараларына әзерлек һәм үткәрү буенча муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков җитәкчелегендә комиссия составы расланды. Шулай ук чаралар  планы да тәсдыйкъ ителде. Бәйрәм уңаеннан  Чакмагышта һәм авылларда күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Һәр елдагыча, декабрь ае азагында  муниципаль район хакимияте башлыгының Яңа ел чыршысы үткәреләчәк.
 Бәйрәм кичәсенә гомум белем бирү учреждениеләре укучылары – уку алдынгылары, предмет олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, шулай ук ятим балалар, ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм  калган балалар чакырылачак.
Декабрь аеның беренче яртысында район мәдәният йорты каршында Яңа ел шәһәрчеген төзү, боздан әкият геройларын ясау һәм бизәү, аннары Яңа ел чыршысын урнаштыру планлаштырыла. Моның өчен байтак күләмдә боз кисәкләрен әзерләп ташырга, 400 данә чыршы хәзерләргә  кирәк булачак. Бу эшләрне аткаруга район үзәгенең дистәләрчә  оешмалары җәлеп ителә.
Яңа ел чыршысын гирляндалар, боз шәһәрчеген  электр уты белән бизәүгә дә тәгаен җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Мәдәни-күңел ачу программаларының һәркайсы яңа – 2014 елны истә калырлык итеп каршылауга юнәлтелгән. 23 декабрьдән башлап мәктәпкәчә һәм гомум белем бирү учреждениеләрендә  Яңа ел иртәлекләре, карнаваллар үткәрү башланачак (Чакмагыштагы социаль приютта ул 17 декабрьдә үтә). Бу көннәрдә күп балалы гаиләләргә Президент бүләкләре  тапшырылачак. Яшьләр өчен «Яңа ел килә» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе 26 декабрьдә оештырыла. Тагын бер кызыклы акция 2013 – Русиядә һәм Башкортстанда табигатьне саклау елына багышлана. «Тере чыршыны саклыйк!» дигән район экология акциясе һәм «Яңа ел символы» район конкурсы 15 декабрьдә уздырыла. 26 декабрь кичендә район мәдәният йорты каршындагы майданда ел саен үтә торган чара – «Яңа ел маҗаралары»нда һәркем катнаша ала. Программа сценариена ярашлы, 30 декабрьдә  Чакмагышның  үзәк мәйданында "Сихри Яңа ел төне” дип аталган бәйрәм концерты оештырыла. Шушы ук көнне район үзәгендә тройкалар парады үтәчәк һәм конкурска йомгак ясалачак. Биредә иң яхшы тройка атлары һәм кошовкалары, кучер – ат тотучы, Кыш бабай, Карсылу һәм «Яңа ел», үзешчән сәнгать бәйгесендә иң яхшы гармунчы, жырчы, биюче, шигырь сөйләүче ачыклана. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Иң яхшы тройка конкурсында беренче – бишенче урынны алучылар 7-3 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнә. Боз шәһәрчеге һәм фигуралары конкурсына йомгак ясау өчен муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов җитәкчелегендәге комиссия авыл биләмәләрендә, район учреждениеләрендә, предприятиеләре, оешмалары, гомум белем бирү учреждениеләрендә булып, эшләр белән танышып чыгачак һәм башкарылганнарга бәһа бирәчәк. Беренче урынны алучыга – 6, икенчегә –5, өченче  – урынга лаек булучыга 4 мең сум акчалата приз тапшыру каралган.

Просмотров: 585 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск