Четверг, 02.05.2024, 04:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 12 » Җитди әзерлек белән килгәннәр
07:32
Җитди әзерлек белән килгәннәр
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Чакмагыш тамашачысы ел дәвамында көтеп алган мәдәният һәм сәнгать көннәре шаулап-гөрләп дәвам итә. Һәр көнне диярлек зал тулы җыр-моң сөючеләр һәвәскәр артистларны алкышлый. Мондый масштаблы мәдәни чаралар, заман авырлыгына сылтанып, күрше-тирә районнарда инде байтак еллар дәвамында үткәрелми. Икътисади яктан җиңел булмаган бу дәвердә чакмагышлыларга күңел бәйрәме бүләк итәргә мөмкинлек тапкан, үз  җирлегебездә яшәгән һәм эшләгән талантларны ачыкларга һәм үстерергә, авыл клубларын һәм мәдәният йортларын саклап калып, аларның матди базасын артабан да ныгытырга ярдәм иткән муниципаль район җитәкчелегенә якташлар ихлас рәхмәтле. 
Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланган быелгы сәнгать фестиваленә Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре җитди әзерлек һәм бай эчтәлекле программа белән килгән. Концертның тәүге номерыннан үк үзәккә алынган гаилә, мәңгелек мәхәббәт һәм туган җиргә дан җырлау тематикасы аның ахырына кадәр эзмә-эзлекле дәвам итте. Тамаша яшәешебезнең илаһи мизгелен: ана мәхәббәтенең бөеклеген тасвирлаган күренеш – Түбән Каръяуды авыл клубы мөдире Резеда Хәмәдиярова башкаруындагы бишек җыры белән ачылды. Артабан бу номерны тыпырдатып баскан урыннарында чын мәгънәсендә очкыннар чәчеп, яшьлек дәрте бөркеп торган һәм сәхнәдә үзләрен ышанычлы тойган "Заман” бию коллективы алыштырды. Төрле һөнәр ияләрен, студент һәм укучы яшьләрне берләштергән бу төркем осталыклары буенча хореография белгечләрен әзерләүче уку йортларын тәмамлаучылардан һич тә калышмаган егет-кызларның мари, татар халкының шаян "Аулак өй”, "Кара юрга” башкорт халык күмәк биюләрен сокланып карап, алкышларга күмеп озатты бу көнне мәдәният йорты залына җыелучылар. Гомумән, концерт дәвамында тамаша игътибарына тәкъдим ителгән, Нияз Бәшәров җитәкчелегендә сәхнәгә куелган биюләр моңарчы кабатланмаган, үзенчәлекле булулары белән аерылып торды.
Очкын чәчеп, рух күтәренкелеге бөркеп биюче яшьләрне моңлы тавышлары белән күңелләрне яулаучы җырчылар алыштыра торды. Хуҗалыкта склад мөдире булып эшләүче Гөлнара Әнвәрованың "Гомер үтә”, пешекче Светлана Вәлиеваның "Вакытларны булмый туктатып”, укучы Нияз Әбдиевның башкорт телендә башкарылган "Башкортстан”, Илгиз Хөсәеновның "Арча”, "Кыз урлау” җырлары тамашачы күңеленә хуш килде. Сыгылмалы гәүдәсе белән бөтерчектәй очып-әйләнеп гарәп кызлары биюе "Одиссея”ны башкаручы Алия Мингалиеваны райондашлар күптән яратып өлгерде инде, дисәк тә хата булмас. Шәрыкъ биюләрен иң оста башкаручыларның берсе булган бу кыз былтыргы смотрда ялгыз биючеләр арасында беренче урынга чыккан иде. Гомумән, сәләтле яшьләргә бай бу төбәк авыллары. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алучы Денис Мансуров та район тамашачысына яхшы таныш. Мәдәният хезмәткәрләре гаиләсендә туып үскән, иҗади мохиттә тәрбияләнеп, кече яшеннән үк сәхнәдә булган бу мөлаем, ачык йөзле егет күпкырлы талант иясе – соклангыч биюче-җырчы да, нәфис сүз остасы да. Аның Алия Мингалиева белән берлектә әзерләгән заманчалаштырылган "Калинка” биюен дә, йөрәкләргә үтеп керерлек сәнгатьле итеп яттан укыган "Мәхәббәткә мәдхия” шигырен дә тамашачылар бик җылы кабул итте. 
Хатын-кызлар вокал ансамбленең ике тавышка салынган "Күл өстендә ялгыз аккош”, "Туган авылым” һәм ир-егетләрнең "Ак бүрек” халык, "Ялан батыры” җырлары тигез, ритмлы башкарылды. Зөлфәт Мөхәммәтдинов җитәкчелегендәге халык инструментлары ансамбле халык көйләренә тезмә яңгыратып тамашачыны кинәндерде. 21 кешене берләштергән бу ансамбльгә Әнвәр Ханов, Зөлфә Бүләкова һәм башка сәхнә ветераннары да җәлеп ителгән. Гомумән алганда, урта буын һәм өлкән тамашачылар яратып тыңлаган, еллар дәвамында район халкы күңеленә моң күперен салып, гүзәл яшьлек ядкаре буларак кабул ителгән сәхнә ветераннары иҗатына концерт программасында байтак вакыт бүленгән. Район үзешчән сәнгатенең йөзек кашы булырлык чын халыкчан моң ияләре– Яңа Каръяудыдан фельдшер Розалия Хөрмәтуллина, "Волга” хуҗалыгының ветеринар врачы Фәрит Шәйхетдинов,Яңа Балтачтан пенсионер-укытучы Розалия Васикова башкарган сәнгать әсәрләре дәрәҗәсендәге җырлар көчле алкышларга күмелде. Розалия Васикова, Зинира Ихсанова, Илсөяр Мусинаны берләштергән трио башкаруындагы "Сандугач” җыры тигез, аһәңле яңгырады. Авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазифасында хезмәт салучы Вазих һәм урта мәктәптә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләүче Зинира Ихсановлар дуэтының "Күңелдә язлар әле” җыры, Яңа Каръяуды  мәдәният йорты мөдире Зинфира Мансурова һәм аның гаилә әгъзаларының башкорт телендәге " Гөләлә” фольклор чыгышы да алкышларга күмелде. Яңабалтачлыларның концерт программасын йомгаклаган финал сәхнә күренеше дә хәтта концертта катнашучылар үзләре дә көтмәгәнчә кызыклы, бик тә үзенчәлекле тәмамланып, залда утыручы тамашачыларның күңеленә бигрәк тә хуш килде. Күтәренке рух белән, бер тында диярлек үтеп киткән бу концертның уңышында аны музыкаль яктан бизәүче Зөлфәт Мөхәммәтдинов, алып баручылар – Яңа Балтач балалар бакчасы мөдире Нәсиха Фәйзрахманова, Яңа Каръяудыдан укытучы Светлана Гайнанованың да хезмәт өлеше бар. Яңа Балтач мәдәният йорты директоры Флүзә Ханова белән кыска гына әңгәмә барышында фестивальгә әзерлек хакында кызыксынгач, ул быел үзешчәннәрне оештыру башка еллардагыга караганда күпкә җиңелрәк булуын аерым билгеләп, моның өчен җирле хакимият башлыгы Вазих Фаил улы Ихсановка, хуҗалык рәисе Илфир Әнгәм улы Зариповка һәм аның урынбасары  Камил Хәбибулла улы Васиковка бик тә рәхмәтле булуларын һәм барлык һәвәскәрләр исеменнән шушы сүзләрне җиткерүебезне үтенде.
Рәзилә Арсланова. 














Просмотров: 695 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск