|
|
|
|
Главная » 2011 » Июль » 11 » Иртәгә — Русия почтасы көне
07:25 Иртәгә — Русия почтасы көне |
Эшләрегез hәрчак
уң булсын!Русия почтасының
көп гасырлык бай тарихы бар. Дәүләт хезмәтенең бу мөhим төре вакыт үткән саен үсә, камилләшә. Хәзер дә тармак дәүләтнең социаль сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнаша, үзенең лаеклы өлешен кертә. Хат ташучы hәр йортта көтеп алынган кеше.
Чакмагыш почтамты коллективы, данлы хезмәт традицияләрен уңышлы дәвам итеп hәм халыкның ихтирамын яулап, бүген дә үз алдына
куелган бурычны җиренә җиткереп үтәү буенча зур күләмле эш башкара. Халыкка почта хезмәтләндерүе төрләре арта, аның башкару сыйфаты яхшыра. Шул рәвешле почта хезмәткәрләре кешеләрнең
яшәү сыйфаты күтәрүгә булышлык итә.
Сезне якынлашып килүче hөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим. Киләчәктә дә эшләрегез hәрчак уң булсын. Игелекле хезмәтегез белән кешеләрдә яхшы кәеф тудырыгыз. Yзегезгә дә гел шатлыклы хәбәрләр килеп торсын!
Риф
Йосыпов,
муниципаль
район хакимияте башлыгы.
|
Просмотров: 753 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2025 |
|
|
|