Суббота, 04.05.2024, 01:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 3 » Җиргә хуҗа булыйм дисәң…
08:11
Җиргә хуҗа булыйм дисәң…
Хосусыйлаштыру
Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте Чакмагыштагы питомник янәшәсендә урнашкан "Дубок” күмәк бакчаларындагы җир участокларын хосусыйлаштыру турында бакча хуҗаларына хәбәр итә. Хәбәрчебез хакимиятнең җир буенча белгече Нәзир Мәрвановка шушы мәсьәләгә кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
– Нәзир Данис улы, тәүдә шуны ачыклап үтик әле: күмәк бакча җирләрен хосусыйлаштыру ни өчен кирәк, икенче төрле итеп әйткәндә моңа нәрсә этәргеч ясады?
– Чакмагыштан Яңа Коты авылы ягына барганда сул якта урнашкан "Дубок” күмәк бакчада булганыгыз бармы? Булмасагыз әйтәм: Чакмагыш янында гына урнашкан 600дән артык бакча участогы (ә ул 2,5 гектар чамасы җирне били) ташландык урынга әверелеп бара. Баштарак, оешкан елларда, һәр участокның хуҗасы бар иде. Ул бакчаларда җиләк-җимеш агачлары, яшелчә үстерелде. Әле дә үстерәләр, әмма барысы да түгел. Күптән инде чүп баскан, ташландык хәлгә җиткән участоклар саны соңгы елларда аеруча күбәйде. Күпләр хәзер бәрәңге дә утыртмый башлады, сатып алуны хуп күрә. Ул җирләр шул рәвешле ташландык хәлдә, хуҗасыз торырга тиеш түгел, халыкка, дәүләткә файда китерергә тиеш. Бу җирләрне хосусыйлаштыру бакча участоклары хуҗаларын тәгаен ачыклау, күмәк бакчада тәртип булдыру өчен үткәрелә. Күчемсез милек рәсмиләштерелгәннән соң, һәр җир участогы хуҗасы ул җиргә милек хокукына ия булачак, ягъни кулына теркәү палатасы аша үткән таныклык алачак.
– Бу җирләрне юридик яктан рәсмиләштерү өчен эшне нидән башларга?
– Күпләр үзләре яшәгән йорт яны участогын хосусыйлаштыргандыр, алар моны аткарып чыгу тәртибен яхшы белә. Әлеге очракта да шул тәртиптә эшләнә. Әлбәттә,  мәшәкате бар инде, документлар җыеп артыннан бераз йөрергә туры киләчәк. Шулай да бу эш үзен аклый, юридик яктан хуҗа булгач, милек хуҗасы ул җир участогын сата, бүләк итә, арендага бирә, мирас итеп тә калдыра ала. Эшне Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсенә килеп өченче санлы кабинеттагы җир буенча белгечкә мөрәҗәгать итүдән башларга кирәк. Үзеңнең җир участогыңның тәртип санын ачыклагач, "Землемер” муниципаль унитар предприятиесе урнашкан унберенче кабинетка гариза язасың. Җир участогы чикләре ачыкланганнан соң, сиңа кадастр паспорты бирәчәкләр. Өченче адым – милеккә идарә итү комитетына мөрәҗәгать итү. Биредә җир участогын милеккә бирү турында карар әзерләнә. Шушы карарны һәм таләп ителгән башка документларны җир участогына дәүләт теркәве турындагы таныклык алу өчен теркәү палатасына тапшырасың. Таныклык 20 көн үткәч бирелә. Күрүегезчә, әллә ни катлаулы түгел.
– Бу эш кайчанга кадәр дәвам итә, моның берәр чикләнгән вакыты бармы?
– Бакча җир участокларын рәсмиләштерү алдагы елның 1 маена кадәр дәвам итәчәк. Бу – дәүләт теркәве турындагы таныклык алу өчен җитәрлек вакыт. Әлбәттә, эшне апрель аенда гына башлаучылар табылса, алар бу документны кулына үзвакытында алалмаячак. Шуңа күрә әлеге срокка өлгерү өчен хәзердән үк артыннан йөри башларга кирәк. Ул чагында бернинди проблема булмаячак.
Тагын бер киңәшем бар. Район гәзитен алдырмаучылар бу язманы укымаска, әлеге яңалыкны белмичә калырга да мөмкин. Мондый күңелсез хәлдә калмас өчен шушы мәгълүматны белүчеләр аның турында "Дубок” күмәк бакча әгъзаларына, күрше-күләннәренә, таныш-белешләренә телдән хәбәр итсеннәр иде. Аңлашылмаган сораулар булса, безгә – авыл Советы авыл биләмәсенә килсеннәр, аңлатырбыз, киңәш бирербез, ярдәм итәрбез.
– Соңгы сорау: бакча җир участоклары киләсе елның 1 маена кадәр хосусыйлаштырылмаса, ул чагында аларны нинди язмыш көтә?
– Вакытында рәсмиләштерелмәгән җирләр, ягъни хуҗасыз, ташландык участоклар авыл Советы авыл биләмәсе карамагына күчәчәк һәм алар хосусыйлаштырылганнан соң яңа хуҗаларга сатылачак. Тагын бер кабатлап әйтәм: җирләр караулы булырга һәм файда китерергә тиеш.
Рәшит Вахитов әңгәмәләште.
Просмотров: 689 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск