Воскресенье, 05.05.2024, 17:02

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 17 » Ирешелгәннәр чик түгел әле
08:28
Ирешелгәннәр чик түгел әле

Узган җомгада Русиядә матбугат көне уңае белән "Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән ел дәвамында төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңүгә ирешүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Чараны ачып, Башкортстан Республикасы Элемтә һәм киң коммуникацияләр министры Борис Николаевич Мелкоедов республика матбугат чаралары вәкилләренә иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде. Артабан ул бер төркем матбугат хезмәткәрләренә республика Хөкүмәтенең бүләкләрен һәм үзебезнең министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды. Республика Журналистлар союзы рәисе, "Яшьлек” гәзитенең баш мөхәррире Артур Хәсән улы Дәүләтбәков та хезмәтендә уңышларга ирешкән каләмдәшләренә бүләкләр тапшырды. Русиядә Космонавтика елы кысаларында матбугат басмаларында дөнья күргән иң яхшы язмаларга конкурста район "Игенче” гәзите редакциясе өченче урынга лаек булды. Баш мөхәрриргә өченче дәрәҗә җиңүче Дипломын Русия Федерациясенең атказанган очучы-сынаучысы, очучы-космонавт, якташыбыз Урал Нәҗип улы Солтанов тапшырды. Һөнәри бәйгеләрдә яулаган җиңүләр безгә тагын да тырышыбрак, чәмләнебрәк эшләргә этәргеч бирә. Коллективыбызда эшләүче каләм ияләре артабан да үзләрен чын һөнәр осталары итеп күрсәтергә тырышачак.
 

Просмотров: 615 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск