Воскресенье, 28.04.2024, 01:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Май » 31 » Имтиханнар дәвам итә
13:05
Имтиханнар дәвам итә

Район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң җаваплы hәм көчергәнешле чор – сынау тоту вакыты җитте. 27 майда унберенче сыйныф егетләре hәм кызлары Чакмагыш гимназиясе базасында компьютер технологияләре, биология, рус әдәбияты, ә кичә рус теле фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. 3 июньдә алар химия, инглиз hәм немец телләре, 6сында – математика, 10да – җәмгыять белеме hәм география буенча үз белемнәрен сынаячак. Имтиханнар 14 июньдә тәмамлана. Бу көнне унберенче сыйныфлар физика hәм тарих фәннәре буенча үз белемнәрен күрсәтә.Икенче ел рәттән инде район мәктәпләренең тугызынчы сыйныфта белем алган барлык укучылары да муниципаль эксперт комиссиясе күзәтчелегендә эксперимент рәвешендә җитди сынау – дәүләт аттестациясе үтә. 26 майда ул рус теле буенча үткәрелде. 30 майда тугызынчылар традицион формада туган тел буенча имтихан бирде. Аттестациянең чираттагы сынавы 2 июньдә, математика фәне буенча үткәрелә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының hәркайсына имтиханнарны уңышлы тапшырып, куйган максатларына ирешүләрен телибез.

Рәзилә Арсланова.

Просмотров: 755 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск